Узган елның мөһим вакыйгаларын фотосурәтләрдә искә алабыз. Азатлык Радиосы 2023 елның иң мөһим вакыйгаларын шулай ук махсус әзерләнгән видеода да барлады.
Кешеләр, сугышлар, бәла-казалар. 2023 ел фотосурәтләрдә

21
Черниговка һөҗүм булганнан соң яраланган ир-ат. 2023 елның 19 августы.

22
"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланган ир-ат әлеге ширкәткә нигез салган Евгений Пригожин үлеменнән соң оештырылган мемориалга килгән. Петербур, 2023 елның 24 августы.

23
Таулы Карабахтан качып киткән кешеләр Конидзор әрмән авылына якынлаша. 2023 елның 26 сентябре.

24
Газзә сызыгының төньягында урнашкан Җибалия шәһәрендәге качаклар лагерына Израил оештырган һөҗүмнән соң коткару эшләре. 2023 елның 31 октябре.
7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башлана. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керә, анда меңнән артык кешене үтерә, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп ала (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлый.
Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 21 меңгә җиткән, аларның 7 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды.

25
Әфган качаклары Пакистаннан Әфганстанга килә. Исламабад хакимиятләре 1,7 млн әфган, алар Пакистанда законлы рәвештә яшәмиләр дип, илдән китәргә тиеш дигән карар чыгара. Әфганстан-Пакистан чиге, 2023 елның 30 октябре.

26
Казанда гаделсез тоткарланган Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашева мәхкәмә залында. 2023 елның декабре