Узган елның мөһим вакыйгаларын фотосурәтләрдә искә алабыз. Азатлык Радиосы 2023 елның иң мөһим вакыйгаларын шулай ук махсус әзерләнгән видеода да барлады.
Кешеләр, сугышлар, бәла-казалар. 2023 ел фотосурәтләрдә

1
"Талибан" радикаль хәрәкәте сугышчылары. Әлеге хәрәкәт дөньяның күп кенә илләрендә, шул исәптән Русиядә дә террорчы оешма дип танылган. Сугышчылар эчке эшләр министрлыгы бинасы янында булган шартлау урынын тикшерә. Шартлаткыч Кабулның хәрби һава аланындагы тикшерү пунктында урнаштырыла, нәтиҗәдә берничә кеше һәлак була һәм яралана. Кабул, 2023 елның 1 гыйнвары.

2
Украинаның Донецки өлкәсендә урнашкан Богородичное авылы. Бу йортлар Русия һөҗүмнәре аркасында җимерелгән. Авыл Русия оккупациясеннән 2022 елның сентябрендә азат ителде. Фото 2023 елның 13 гыйнварында төшерелде.

3
Дрина елгасындагы чүп. Әлеге елга Сербия белән Босния һәм Һерцеговина чигеннән уза. Чүп ел дәвамында елгага ташлана, ә язын ул әнә шулай Дринада җыела. Вишеһрад, Босния һәм Һерцеговина, 2023 елның 20 гыйнвары.

4
Star студиясендә булган атыш корбаннары истәлегенә ясалган мемориал янында хатын-кыз басып тора. Атыш Кытайча Яңа елны бәйрәм иткән вакытта була. Нәтиҗәдә 12 кеше үтерелә, 9 кеше яралана. Монтерей-Парк, Калифорния штаты

5
Төркиянең Каһраманмараш тирәсендә булган җир тетрәүдән соң Әлбистан районындагы хатын-кызлар

6
АКШ президенты Дҗо Байден Киевка килгәч. 2023 елның 20 феврале.

7
Пакистанның төньяк-көнбатышында урнашкан мәчеттә булган шартлаудан соң бер гаилә әгъзалары. Шартлау аркасында йөздән артык кеше, күбесенчә полиция хезмәткәрләре һәлак була. Пешавар, 2023 елның феврале.

8
Фронт сызыгыннан яраланган украин хәрбиен эвакуациялиләр. Бахмут өчен барган сугышлар, Донецки өлкәсе. 2023 елның 23 марты.

9
Торнадодан соң түбәсез калган йорт. Литл-Рок, Арканзас штаты, 2023 елның 2 апреле.

10
Шивелуч вулканы ташыганнан соң Камчатка төбәгенең Ключи бистәсендә вулкан көле. Шивелуч Камчатканың иң зур вулканнарның берсе санала, Ключи әлеге вулканнан 47 км ераклыкта урнашкан. 2023 елның 11 апреле.

11
Белградтагы мәктәп янында чәчәкләр һәм уенчыклар. 13 яшьлек яшүсмер берничә сыйныфташын һәм сакчыны атып үтергәннән соң. 2023 елның 4 мае.

12
Курган өлкәсендә янган Эчкен татар авылы. 2023 елның мае

13
Әфган хатын-кызлары ризык алырга дип чират тора. Кабул, 2023 елның 23 мае.

14
Беларус-Польша чигендә мигрантлар. 2023 елның 28 мае.

15
Звечан шәһәре муниципалитеты янында серб җәмгыяте вәкилләре Косовоның тынычлык саклау көчләре белән сугыша. Серблар муниципаль сайлаулардан соң баш күтәрә башлый, чөнки дүрт шәһәрдә мэр булып албан милләте вәкилләре сайлана. Серблар протест күрсәтеп бу сайлауларда катнашмый. Косово, 2023 елның 29 мае.

16
Яңа Каховка ГЭСы җимерелгәннән соң су астында калган Херсон урамнары. 2023 елның 7 июне.

17
Тазим Пәрваиз улы Тәкирнең фотосын күрсәтә. Аның улы Ионик диңгездә мигрантлар тулы көймә батканнан соң хәбәрсез югалган булып санала. Кашмир, 2023 елның 20 июне.

18
Кешеләр Будапештның үзәк фонтаннарының берсендә коена. 2023 елның июль ае Җир тарихында иң эссе ай булып игълан ителде. 2023 елның 20 июне.

19
Русия оппозиционеры Алексей Навальный видеоэлемтәдән Югары мәхкәмә утырышында катнаша. Владимир өлкәсе, 2023 елның 22 июне.

20
Су астында йөзү битлеген кигән яшь ир-егет урман янгыннары вакытында йортына су сибә. Грециядәге янгыннарда 28 кеше һәлак була, 75 кеше яралана. Афина тирәсе, 2023 елның 17 июле.