2015 ел узган еллардан террор һөҗүмнәре һәм качаклар агымының көчәюе белән аерылып торачак. Сүриядән алып Парижга кадәр булган бу вакыйгаларга Мәскәүнең дә кушылып китүе нәтиҗәсендә Русиядәге татарларга һәм башкортларга да зыян килде. Азатлык узган елга үз архивындагы фотолар аша күз сала.
2015 ел фотоларда
21
Германия канцлеры Ангела Меркел Германиядәге Элмау сарае янында G7 саммиты читендә АКШ президенты Барак Обама белән сөйләшә. 8 июнь, 2015
22
Гыйракның Ербил көрд автоном төбәгендә "Пешмерга" сугышчан төркемендәге хатын-кыз сугышчылар селфи төшерә. 9 июнь, 2015
23
10 июньдә Босниянең Сребреница шәһәрендә Сребреница үтереше корбаннары зиратына баласы белән килгән хатын. 1995 елда өч көн эчендә серблар бу шәһәрдән мең мөселман ир-атны һәм малайларны шәһәр читенә алып чыгып атып үтерде.
24
12 июньдә Косово башкаласы Приштинада "Сине сагынып" дип аталган арт-инсталяция күренеше. Шәһәрнең үзәк стадионында хатын-кыз киемнәре элеп оештырылган бу инсталяция 1998-1999 елгы Косово сугышында көчләүләр кичергән хатыннарга багышланды
25
Көчле яңгырлар нәтиҗәсендә су басудан зур зыян күргән Тифлис зоопаркы. 15 июнь, 2015
26
Македониянең Деми Капия тимер юл вокзалында качаклар Сербиягә баручы поездны көтә. 18 июнь, 2015
27
Азәбайҗан башкаласы Бакуда 1нче Европа уеннарында ритмик гимнастика беренчелегендә Русияле Маргарита Мамун чыгыш ясый. 19 июнь 2015
28
Ереванда әрмән полициясе электр бәяләрен күтәрүгә протест белдерүчеләрне куып таратырга тырыша. 23 июнь, 2015
29
Уфада ШОС һәм БРИКС саммитлары узганда җимереклекләрне каплаган "сәнгать әсәрләре". 10 июль, 2015
30
Тәһранда ираннар дөнья илләре белән Иранның атом програмы турында килешүгә ирешүне бәйрәм итә. 14 июль, 2015
32
Дөнья гүзәле 2015 бәйгесендә катнашучы кыз Мински янындагы Жодино шәһәрендә БелАЗ машинасы сурәтендә селфи төшерә. 26 август, 2015
33
13 сентябрьдә Татарстан президенты булып сайланып вазифасында калган Рөстәм Миңнеханов журналистлар сорауларына җавап бирә.
34
15 сентябрьдә өч ел төрәм җәзасына хөкем ителгән татар активисты Рәфис Кашаповны сакчылар мәхкәмәдән алып чыга. Кашапов Кырым аннексиясенә каршы интернетта язмалар тараткан өчен Русиянең бөтенлеген бозуга чакыруда, халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыруда гаепләнеп узган 2014 ел ахырында кулга алынган иде.
35
АКШ галәм агентлыгы, Jet Propulsion лабороториясе һәм Аризона университеты төшергән фотода Марста су агудан калган 100 метр озынлыктагы эз. Галимнәр бу планета өслегендә җәен су аккан булу мөмкинлеген күрсәтүче беренче дәлилләргә ия булды. 28 сентябрь, 2015
36
5 октябрьдә Грециянең Лесбос утравына килеп җиткән качаклар көймәсеннән диңгезгә таралган резин боҗралар.
37
Македония чиген үтеп Сербиягә кергән һәм Миратовач авылы яныннан узып баручы качаклар төркмендәге бер кыз бала үзенең курчагы белән. 15 октябрь, 2015
38
Русиянең Мисырдан кайтканда шартлатылган Airbus A321 очкычы корбаннарының фотолары. Бу фото 3 ноябрьдә Петербурдагы Сарай мәйданында төшерелгән
39
"Ислам дәүләте" төркеме сугышчылары Гыйракның төньягын яулап алгач, Мосул шәһәреннән качкан христианнар Гыйракның Ирбил шәһәрендәге Ашти качаклар шәһәрчегендә чиркәү гыйбадәтенә җыела. 8 ноябрь, 2015
40
Чаллы янындагы Калмаш авылы кешеләре авыл янындагы болында дуңгыз абзары төзүгә ризасызлык белдерергә җыела. 10 ноябрь, 2015
41
13 ноябрьдә Парижда булган террор һөҗүмнәре корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алу мизгеле. 16 ноябрь, 2015