2015 ел узган еллардан террор һөҗүмнәре һәм качаклар агымының көчәюе белән аерылып торачак. Сүриядән алып Парижга кадәр булган бу вакыйгаларга Мәскәүнең дә кушылып китүе нәтиҗәсендә Русиядәге татарларга һәм башкортларга да зыян килде. Азатлык узган елга үз архивындагы фотолар аша күз сала.
2015 ел фотоларда

1
Русиянең көньягындагы Домбай шәһәрендәге кафеда президент Владимир Путин портреты. 2 гыйнвар, 2015

2
Әфганстан башкаласы Кабулда интихарчы Европа берлегенең полиция миссиясе машинасы янында бомба шартлатканнан соң кешеләр аннан тизрәк китәргә ашыга. 5 гыйнвар, 2015

3
Лүбнән башкаласы Бәйрүттән көньяктагы Кетермая авылында ашыгыч рәвештә ясалган алачык янында Сүрия качагы. Күпләп яуган кар һәм давыл качакларның тирмәләрен ватты. 8 гыйнвар, 2015

4
2015 елның 11 гыйнварында Парижда кешеләр террорга каршы урам җыенына чыкты. Парижда Charlie Hebdo журналы редакциясенә һөҗүм белән башланып киткән һәм өч көн дәвам итеп 17 кешенең гомерен өзгән террор гамәлләренә каршы җыенда йөзләгән мең кеше катнашты, аларга 40лап илнең җитәкчеләре дә кушылды.

5
2015 елның 14 гыйнварында Гыйракның төньягында көрдләрнең Доһук шәһәрендә ачылган качаклар шәһәрчегендә язиди азчылыгы качаклары икмәк пешерә. Язидиләр илнең төньягында, көрдләр карамагындагы өлешендә урнашкан Синҗар шәһәрендә "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме белән "Пешмерга" сугышчан төркеме арасындагы атышлардан качып китте.

6
Украинаның Донецки өлкәсендәге Дебальцево шәһәрендә булган бәрелешләрдән соң 9нчы санлы балалар бакчасы. 22 гыйнвар, 2015

7
Иранда яшь зәрдөшләр Нәүрүзгә илле көн кала уздырыла торган Садә бәйрәмендә бии. Бу фото башкала Тәһранның көнчыгышындагы Маркар паркында 30 гыйнварда төшерелгән.

8
Украина башкаласы Киевта "Айдар" ихтыярилар батальоны хәрбие протест чарасы барышында саклану министрлыгы капкасына һөҗүм итә. 2 февраль, 2015

9
Мәскәүдә Кремль янында 27 февральдә атып үтерелгән оппозиция җитәкчесе Борис Немцовны искә алырга 1 март көнне дистәләрчә мең кеше чыкты.

10
Гыйракның әл-Әләм шәһәре янында "Ислам дәүләте" оешмасы сугышчыларына каршы сугышучы шигыйлар ракет очыра. 8 март, 2015

11
Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче казакълар кар яуганда сарыкларын иминрәк урынга күчерә. 15 март, 2015

12
Әфганстанда хатын-кыз хокуклары өчен көрәшкән өчен кыйнап үтерелгән һәм утта яндырылган әфган хатыны Фархунда җеназасы. 22 март, 2015

13
Сүриянең Кобани шәһәрендә көрд хатыны баласы белән хәрәбәләр яныннан узып бара. 25 март, 2015

14
31 мартта Акмәчеттә кырымтатарлар ATR телевидениесе тапшыруларын туктатуга протест белдерә. Мәскәү кырымтатар телевидениесе тапшыруларына лицензия бирмичә тапшыруларны 1 апрельдән туктатты.

15
Белградның "Кызыл йолдыз" футбол такымы җанатарлары шул ук шәһәрнең "Партизан" такымына каршы уен вакытында төтен бомбалары шартлатып күңел ача. 25 апрель, 2015

16
Непалда көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә имгәнгән кызның аякларын туры тоту өчен асылган сулы шешәләр. Бу фото 29 апрельдә Катманду башкаласы Катмандуда төшерелгән.

17
Беларус башкаласы Минскида президент Александр Лукашенконың еллык мөрәҗәгате вакытында бер малай кибеттә телевизорлар янында утырып тора. 29 апрель, 2015

18
Иранның Персеполис футбол такымы җанатарлары Азия чемпионнар лигасында Тәһранның Азади стадионында Согудләрнең әл-Һилал такымына белән уен вакытында үз такымнары өчен җан ата. 19 май, 2015

19
Казакъстанның Костанай төбәгендә бер сайгак үзенең баласы белән үле сайгаклар арасында йөри. 20 май, 2015

20
Төрекмәнстан башкаласы Ашгабадта кешеләр президен Гурбангули Бердымөхәммәдов инаугурациясенә җыела. 25 май, 2015