Accessibility links

Япония "Алабуга" махсус икътисади зонасына чикләүләр керткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шулай ук Татарстанның пилотсыз очкычлар җитештерә торган "Альбатрос"ширкәте дә чикләүләргә эләккән. Ширкәтнең баш офисы Татарстанда урнашкан, ә бүлекчәләре Королев, Петербур, Төмән, Воронеж, Дондагы Ростов, Краснодар һәм Ставропольдә бар.

Япония Русиянең 42 оешмасына һәм 11 кешесенә чикләүләр керткән. Алар арасында Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасы, "Алабуга Девелопмент" оешмасы, "Алабуга-Волокно" һәм "Альбатрос" оешмалары кергән, дип җиткерә Япониянең тышкы эшләр министрлыгы.

Пилотсыз очкычлар җитештерә торган "Альбатрос" сайтында әйтелгәнчә, бу ширкәт "Алабуга" махсус икътисади зонасына былтыр ук кергән булган.

Ширкәтнең баш офисы Татарстанда урнашкан, ә бүлекчәләре Королев, Петербур, Төмән, Воронеж, Дондагы Ростов, Краснодар һәм Ставропольдә бар.

Шулай ук Япония аерым алганда "Туполев" оешмасына, "Алрос" ширкәтенә, Пермьнең дары заводына, Чиләбе трактор заводына да чикләүләр керткән.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Наталья Бударинага һәм комиссиянең тагын биш әгъзасына, "Уралвагонзавод" баш мөдире Александр Потаповка, "Союз" Авиамотор фәнни-техник комплексы" ширкәтенең баш конструкторы Мкртич Окроянга да санкцияләр кертелгән.

  • Япония быел мартта да Украинага каршы сугыш башлаганы өчен Русиягә чикләүләр керткән иде. Ул чакта санкцияләргә Казанның "Элекон" заводы эләкте.
  • Ә былтыр ел азагында Япония Татарстанның биш оешмасына чикләүләр кертте. Алар арасында аерым алганда Казан дары заводы, Казан оптика-механика заводы, "ЭНИКС" оешмасы, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы бар иде. Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйковка исә шәхси чикләүләр кертелде.
  • Былтыр майда Украинага каршы сугыш башлавы өчен, Япония Русиягә кертү тыелган тауарлар һәм технологияләр исемлеген киңәйткән иде. Исемлеккә югары технологияле җиһазлар, шул исәптән 3D-принтерлар, квант компьютерлары һәм микроскопларны керттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG