Журналистлар һәм волонтерлар ачык чыганаклар аша Украинадагы сугышта һәлак булган 90019 Русия хәрбиенең исемен ачыклаган. Бу хакта ВВСның урыс хезмәте һәм "Медиазона" тикшеренүендә әйтелә. 1964 хәрби соңгы ике атна эчендә үлгән.
Тикшеренү авторлары әйтүенчә, һәлак булганнарның 23 проценты, ягъни һәр дүтренчесе диярлек сугыш башланганнан соң контракт төзегән кешеләр. 2023 елның ноябрендә бу күрсәткеч 14 процент булган.
Һәлак булучыларның яртысыннан артыгы сугыш башланганчы Русия гаскәре белән бәйле булмаган. Аларның 17 проценты — тоткыннар, 12 проценты — мобилизацияләнгәннәр.
Журналистлар мәхкәмә барганда яки җинаять эшен тикшерү барган вакытта саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләрне дә ихтыярилар арасына керткән. Ихтыярилар арасында үлүчеләр саны 2023 елның октябреннән башлап кисәк артырга тотынган. Иң күп үлүчеләр ихтыярилар арасында. Сугышта Русиянең 21 мең ихтыярие һәлак булган.
2024 елда һәлак булганнарның уртача яше — 36 яшь. Сугышның беренче ике елындагы күрсәткечтән бу зуррак.
Сугышта үлгән русияләрнең 17 проценты — профессиональ сугышчылар. Журналистлар исемлегендә тугыз генерал һәм подполковник дәрәҗәсеннән башлап тагын да югарырак дәрәҗәдәге барлыгы 500 хәрби бар.
24 гыйнварга булган белешмәләргә күрә, иң күп һәлак булучылар Башкортстаннан. Республика хакимиятләре һәм медиасы барлыгы 3932 ир турында хәбәр иткән, дип яза журналистлар. Шул ук вакытта Азатлык Радиосы ачыклавынча Башкортстанның югалтулары тагын да күбрәк, бүгенгә редакция журналистлары республикадан кимендә 4302 хәрбинең сугышта һәлак булуын ачыклады.
Тикшеренүчеләр медиада чыккан хәбәрләргә, түрәләрнең белдерүләренә, хәрбиләрнең туганнары социаль челтәрләрдә чыгарган постларга, зиратлардагы белешмәләргә таяна. Шуңа күрә һәлак булучыларның саны чынбарлыктагы саннарның 45-65 процентын гына тәшкил итәргә мөмкин ди.
Русия хакимиятләре фронттагы югалтулар турында рәсми хәбәр итми. Украина президенты Владимир Зеленский 2024 елның февралендә Украина кораллы көчләренең 31 мең кешесе һәлак булуын әйткән иде. UALosses проекты ул чакта югалтуларның саны 42 мең кеше диде, хәзер исә 63,5 мең украин солдаты һәлак булган дип бәяли.
Медиада чыккан хәбәрләргә күрә, Көнбатыш күзләүләре Русиянең дә Укоаинаның да йөзләгән мең хәрбие яралы һәм һәлак, дип бәяли. Әмма шул ук вакытта Русиянең югалтулары күбрәк дип бәяләнә. Күптән түгел АКШ президенты Дональд Трамп сугышта Русиянең бер миллион, Украинаның 700 мең хәрбие һәлак булган, дип белдергән иде. Ул әлеге белешмәләрнең чыганагын әйтмәде.
- Русиянең Украинага каршы сугышы ике ел элек 24 февральдә башланды. Соңгы мәртәбә Русия югалтулары турында 2022 елның сентябрендә әйтте, 5937 кеше һәлак булды диде.
- Азатлык Радиосы да Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 3883, Башкортстаннан кимендә 4302 кеше һәлак булган.
- Һәлак булучыларның чын саны күпкә артыграк булуы бар, чөнки журналистлар бары тик хәрбинең үлеме рәсми расланган очракларны гына исәпкә ала.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум