Екатеринбурда мөселман студентлары үзәге ачылырмы?

Күптән түгел Тау университетында мөселман студентлары өчен Корбан ашы уздырылган иде

Екатеринбур уку йортында уздырылган ислам конференциясе мөселман студентлар өчен әзерләнгән милләтара аралашу үзәген ачуны тоткарлады.
Ноябрь аенда Екатеринбур шәһәрендә Урал дәүләт тау университеты бинасында “Русия мөселманнары: фән һәм мәгариф” дигән темага Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе булып узган иде. Ул вакыйга бу көннәрдә яңа яңгыраш тапты.

Югары уку йорты бинасында дини конференция үткәрүдә гаепләп, университет ректоры исеменә Свердловски өлкә прокуратурасыннан Кисәтү җибәрелде. Кисәтүдә әлеге чарада Мәскәү суды тарафыннан экстремист эчтәлекле дип табылган язма шигарьләр авторы катнашуы ассызыкланган, һәм уку йорты кысаларында дини чаралар уздыруның Канунга сыешмавы турында әйтелгән.

Бу хәл өлкә мөселманнары арасында берникадәр ризасызлык тудырды. Шул ук тау университеты каршында кечкенә генә чиркәү эшләгәнлеге һәркемгә мәгълүм. Берәүгә дә сер түгел: Конституциядә дөньяви дәүләт булып саналган Русиядә соңгы елларда рәсми рәвештә бер генә дин – православ динен алга сөрү бара.

Чиркәү тарафыннан гына түгел, дәүләт һәм хакимият түрәләре катнашкан, төрле статустагы оешмалар уздырган православ дини чаралар массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан уңай һәм киң яктыртылып килә. Ә менә ислам диненә кагылышлы әйберләр турында күбесенчә киеренкелек белән сүз бара. Бу хәл алдынгы җәмәгатьчелекне борчымый калмый, әлбәттә.

Екатеринбурда ислам конференциясе аркасында килеп чыккан шау-шу бик игелекле булырга вәгъдә иткән бер проектны сафка бастыруны тоткарлады. Сентябрь аенда университет бинасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Свердловски өлкә губернаторы Александр Мишаринның җәмәгатьчелек белән очрашуы вакытында биредә мөселман студентлары өчен намаз уку бүлмәсе булдыру турында сүз кузгатылган иде. Аның өчен зур гына аерым бүлмә билгеләнде. Төзекләндерү эшләре кирәк булганлыктан, бүлмәне ачу тантанасын ноябрь ахырына кичектерергә уйладылар.

Свердловски өлкәсенең “Урал татарлары” конгрессы активистлары, студентларга ярдәм йөзеннән, тиз арада эшкә тотынды. Кыска гына вакыт эчендә җылыту системын, электр чыбыкларын алыштырудан башлап, идән-түшәмнәрне алмаштыру, китапханә һәм уку залы булдыру өчен аерым бүлмә бүлү, шкафлар төзү, буяу, агарту һәм башка төзекләндерү эшләре башкарылды. Идәннәргә яңа келәмнәр җәелде, күн диваннар кайтартылды.

Студент халкы бу эшкә төрлечә карады: берәүләр җиң сызганып булышып йөрсә, икенчеләр биредә бильярд уйнау бүлмәсе булдыру турында имзалар җыйды. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, прокуратурадан килгән кисәтү ректорга бу бүлмәне ачмый торырга сәбәп бирде.

Бүлмәне танымаслык матур итеп төзекләндергән “Урал татарлары” конгрессы идарәсе әгъзалары, бу бинаны намаз бүлмәсе итмичә, Милләтара аралашу үзәге дип атарга тәкъдим итте. Студентларның буш вакытын файдалы итеп үткәрүгә шартлар тудырырга тырыштылар. Биредә төрле очрашулар, бәйгеләр оештыру, инглиз һәм гарәп телләрен тирәнрәк өйрәнү курслары ачу тәкъдим ителде.

Әмма бүлмәнең язмышы бүгенге көндә билгесез. Шулай да бу аңлашылмаучылык чишелер, “Урал татарлары” конгрессы активистлары түккән хезмәт һәм акчалар бильярд бүлмәсе өчен түгел, вакытларын файдалы итеп уздырырга теләгән студентлар өчен булыр дип ышанасы килә.