Уфада "хәрәмләшүче" карачкыны яндырдылар

Полиция камавындагы йөреш. Уфа, 26 февраль, 2012 ел

26 февраль башкала күләмендә каршылык чарасы узды. Уфа универмагы каршында җыелган халык Октябрь проспекты тротуарлары буйлап шәһәр мэриясе каршындагы Ленин мәйданына килде. Бу ике километр араны халык полиция хезмәткәрләре уратуында узды.

Чара башланыр алдыннан оештыручылар күккә ак шарлар очырдылар һәм карачкы яндырдылар. Күкрәгенә “фальсификатор” дип язып куелган ул карачкы ни өчендер хатын-кыз киемендә иде. Төтен чыгарып алганнан соң чыгышлар башланды. Анда сүз Путинны якламаска кирәклеге, сайлауларның легитим булмавы, аны күчерү кирәклеге турында барды.

Чыгыш ясаучылар Путинның өченче тапкыр президент булырга җыенуын канун бозу дип атады, аның сайлау кампаниясенең тигез шартларда узмавын билгеләде. Чараны Сул фронт, автоном хәрәкәт, "Уфа тавышы", хезмәттәшлек хәрәкәтләре, "Яблоко" фиркасе бүлекчәсе оештырды. Чарада милли оешмалардан башкортларның “Күк бүре” оешмасының берничә байрагын һәм Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең дә бер байрагы җилфердәвен күрергә була иде.

"Хәрәмләшүче" карачкы

Кеше хокуклары оешмасының Башкортстан бүлекчәсе рәисе Леонид Чернов: “Монда төп таләп бер – сайлаулар гадел узарга тиеш”.

Милли хәрәкәт активисты Вил Латыйпов: “Президентлыкка намзәт буларак Путин хакимият машинасын барлык көченә үз файдасына эшләтә. Мин шуңа каршы чыктым”.

Милли хәрәкәт вәкиле Лилия Хөсәенова: “Мин үземне күрсәтергә чыкмадым. Мин кеше күбрәк булсын дип чыктым. Сайлауларда Уфада бәлки тавышлар берникадәр гадел дә булыр. Ләкин район һәм шәһәрләрдә фальсификация көчле булачак. Шуңа мин күзәтүчеләр гаскәренә язылырга һәм гаделлек өчен көрәшер өчен дә чыктым”

Алмас Хәбибуллин: “Мин демократия өчен көрәшергә чыктым. Чөнки демократия булса, татар һәм башка халыкларның да мәнфәгатьләре үтәләчәк”.

Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре

Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Рәмил Хөсәенов: “Оппозициянең каршылык чарасына каршы хакимият тә алдак чаралар уздыра. Сайлаулар гына түгел, хәтта алдак каршылык чаралары да үткәрә башладылар. Кемне куркытып, кемне акча түләп Путинны яклатырга урамга чыгара башладылар. Ләкин мондый агрессив адымнар белән кешенең рухын үзгәртеп булмый. Путин хакимияткә килсә, илдә репрессияләр башланачак. Бу режимга каршы халык бар һәм алар күп”.

Каршылык чарасында