Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активистлары Путинны сайламаска өнди


Башкорт җәмәгатьчелеге пикеты
Башкорт җәмәгатьчелеге пикеты

4 март узачак Русия президентын сайлау алдыннан башкорт җәмәгатьчелек оешмалары Путин сәясәтенә тәнкыйть йөзеннән пикет оештырды.


Путин сәясәтенә каршы пикетны “Күк бүре”, “Ак тамыр”, “Туган тел” оешмалары оештырды. Әлеге чара 25 февраль шимбә көнне башкаланың Маяковский бакчасында узды. Анда өч дистәгә якын кеше катнашты.

Ирек Агишев
Ирек Агишев
“Ак тамыр” оешмасы рәисе Ирек Агишев: “Без үзебезнең язмышны өметле намзәттә күрергә телибез. Моңа кадәр идарә иткән Путин вакытында без күп нәрсәне югалттык. Республиканың мөстәкыйльлеген, килешү мөнәсәбәтләрен, милли төбәк компонентын. Конституцияне әллә ничә тапкыр үзгәрттеләр. Хәзер республика субьект буларак юкка чыгарга тора.

Рәис Даутов
Рәис Даутов
Путин заманында сәяси эзәрлекләүләр артты. Фәнзил Әхмәтшин белән Айрат Дилмөхәммәтов һаман да булса иреккә чыгарылмаган. Без бу уңайдан Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп тә җавап ала алмадык. Путинның програмы белән дә риза түгелбез. Чөнки ул урыс булмаган халыкларның дәүләтен инкарь итә.

Без сайлауларда килешү мөнәсәбәтләрен кайтаруны, милли компонентны тергезүне ышандырган, кеше хокуклары буенча халыкара документларның үтәлүен тәэмин итәрдәй намзәткә генә тавыш бирәчәкбез. Мин шәхсән үзем Михаил Прохоровка тавыш бирәчәкмен. Чөнки аның гражданлык җәмгыяте буенча програмы безнең мәнфәгатьләргә тап килә”.

Рәшит Таһиров
Рәшит Таһиров
Рәис Даутов: “Бу биш намзәт арасында берсе дә милли республикаларның язмышы турында уйламый. Алар урыс булмаган халыкларга ирония белән, көлеп караучылар. Шуңа мин аларның берсенә дә өстенлек бирмим”.

Рәшит Таһиров: “Башкорт халкының үзбилгеләнү хокукы, теле кысыла. Ил патша Русиясендәге кебек халыклар төрмәсенә әйләнеп бара. Бары Прохоров кына халыкларның үзаллылыгын инкарь итми”.

Рияз Мәсәлимов:
Рияз Мәсәлимов:
Рияз Мәсәлимов: “Илдә ниндидер торгынлык сизелә. Әзрәк күңеллерәк булсын дип бу пикетка чыктым. Диванга ятып кына телевизор карап, радио тыңлап яшәп булмый, җәмгыяви әүземлек – активлык кирәк. Гаделлек өчен көрәшергә кирәк. Мин шуңа үз милли мәнфәгатьләремне белдерер өчен чыктым”.
XS
SM
MD
LG