Латвиядәге җанатарлар "Ак Барс"ны Европага таныта

Олег Шәрипов "Ак Барс"ның Латвиядәге башка җанатарлары белән

"Ак Барс"ның Латвиядәге җанатарлары Русиядәге җанатарларга ярдәм итә һәм Татарстан хоккеен башка илләрдә дә таныта.
"Ак Барс" фан-клубларының узган атнада Казанда үткән җыенында "Ак Барс" җанатарлары клубларының берләшмәсен төзү турында килешенде. Латвия башкаласы Ригадан да "Ак Барс" җанатарлары килү сәбәпле бу җыенны халыкара дип атадылар. Европа илендәге җанатарларга бу җыенда аерым игътибар булды һәм "Ак Барс"ны Европада таныту эшендә аларга зур өметләр багланды. Азатлык радиосы Ригадагы "Ак Барс" җанатарлары клубын оештыручыларның берсе Олег Шәрипов белән шул турыда әңгәмә корды.

Олег, сезнең клуб "Ак Барс"ны танытуга ничек ярдәм итә ала?

Без ярдәм итә алу гына түгел, инде күптәннән ярдәм итеп киләбез. Үз базабыз нигезендә уенчыларны чакырабыз. Европадагы якын илләрдән “Ак Барс” әлегә Латвиядә генә уйный. Без үзебезнең җанатарлар клубы нигезендә һәвәскәр хоккей такымнары уеннарын да оештырабыз. “Динамо” Рига, “Динамо-Минск” һәм Мәскәү белән дә уеннар оештырдык.

“Ак Барс”ның башка җанатарлар клубларыннан да кунаклар чакырабыз. Бу гадәттә берәр уен алдыннан була. Башта җанатарлар килә, аннан соң алар безнең уеннарда катнаша, аннан соң икенче көнне йә шул ук көнне без бергәләп зур хоккей уенында “Ак Барс” өчен җан атарга барабыз. Без җанатарларга тору урыны эзләргә, сәфәрне оештырырга ярдәм итәбез.

Әле менә безнең клубның бер вәкиле Британиягә китте. Ул анда инде хоккей такымы оештыра, “Ак Барс” өчен җан атарга әзер егет-кызларны туплый. Алга таба бергәләп зуррак очрашулар да оештырырбыз, бәлки.

– Ригада “Ак Барс” җанатарлары күпме соң?

– Бик активлары бәлки егермеләп булыр. Алай ук актив булмаганнар күбрәктер, әлбәттә. Әмма егермеләп кеше оештыру эшләренә булышып йөри, шулай ук безнең такымны, ягьни тагын 15-ләп кешене (һәвәскәр уенчыларны) да аларга өстәп санарга була.

– Ә күрше республикаларда, мәсәлән, Эстония, Литвада “Ак Барс” җанатарлары бармы, беләсезме андыйларны?

– Эстониядә бар. Бәлки әле аларда бездәгедән дә күбрәктер җанатарлар. Әмма әлегә “Ак Барс” аларга уйнарга килми. “Ак Барс”ның бездәге уеннарын карарга Эстониядәге җанатарлар һәрвакыт киләләр.

Литвада да бар. Алар да һәрбер уенны карарга килә, әмма, алар алай ук күпсанлы түгел. Мәсәлән, “Ак Барс” уеннарын карарга Эстониядән биш кеше килсә, Литвадан ике кеше була.

– Финляндиядә татарлар күп һәм бик оешкан бит. Татарстан такымы өчен анда җан атучылар бармы?

– Анысын бик әйтә алмыйм. Җанатарлар мәсьәләсендә алар белән бәйләнештә түгелбез. Аларда да бардыр дип уйлыйм. Татарлар булудан тыш “Ак Барс”ның иң мөһим уенчылары арасында Финляндия хоккейчылары да бар иде бит. Казандагы уеннарда да, бездә дә кайберәүләр Финляндия әләмнәре белән җан ата иде.

– Сезнең һәвәскәр “Ак Барс” такымында күнегүләр ничек уза?

Латвиядәге һәвәскәр "Ак Барс" такымы

– Мин үзем әлегә анда уйнамасам да, уйный башларга телим. Безнең уенчылар атнасына кимендә бер мәртәбә күнегүләргә җыелалар, ешрак та уйныйлар. Безнең такым инде өч елдан артык уйный. Соңгы уен мизгелендә генә дә без өч рәсми уен үткәрдек.

“Ак Барс”ның Ригадагы уены алдыннан без “Динамо” Рига җанатарлары белән уйнадык, аларны 22:5 исәбе белән җиңдек. Аннан соң Минскида һәвәскәрләрне 18:6 исәбе белән җиңеп кайттык. Башка җанатар такымнары белән турнир оештыру турында да килештек. Безнең җанатарлар әле Казаннан кайтты гына, ә атнакич алар тагын Минскига җанатар такымнарның халыкара турнирына һәвәскәр “Ак Барс” хоккей такымы вәкилләре буларак бара.

Әле менә үзебез Ригадан булганга күрә Рига брендын куллану мөмкинлеге бирүне сорап шәһәр мэрына да мөрәҗәгать иттем. Шулай ук тулысынча үз акчабызга “Ак Барс” хоккейчылары киемнәрен сатып алдык.

– Үзең ничек итеп “Ак Барс” өчен җан ата башладың соң?

– Күптәннән инде. Үземнең татар булуымны аңлау белән дияргә була. Ун еллап булыр инде. Ачык итеп хәтерләмим. Ничектер акрынлап-акрынлап булды. Башта кызыксына гына идем, аннан карый башладым, соңрак уеннарга йөри башладым, ә хәзер инде җанатарлар клубын рәсми рәвештә теркәү өчен документларны тапшырдым.

– Бу җанатарлар клубының эшчәнлеге Казан белән бәйләнешләр аша барадыр бит. Дөньяга Татарстанны танытуны да күз алдында тотасызмы?

– Әлбәттә. “Ак Барс” брендын, хоккейны танытудан тыш, бәлки арттырып әйтү булыр, без Казанны спорт башкаласы буларак танытырга тырышабыз. Безнең җанатарлар клубы “Ак Барс” өчен генә җан атмый бит. Без “Рубин” өчен дә “Уникс” өчен дә җан атабыз. Еш кына җыелып аларның уеннарын карыйбыз. Әлбәттә, безне хоккей ярату берләштергәнгә күрә, “Ак Барс” - иң мөһиме. Әмма без Казанны да спорт аша танытабыз.