Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовиядә мөселманнар хоккей чемпионы булды


"Якташлар" хоккей такымы
"Якташлар" хоккей такымы

Мордовиядә күптән көтелгән сенсация булды - Азюрка авылының «Якташлар» исемле хоккей такымы республика беренчелегендә җиңеп чыкты.

Бу такым хоккейчыларының күбесе – биш кат намаздагы мөселманнар. Араларында – ике Азюрка мәчетенең имамнары да бар.

Соңгы уенның соңгы секундларында көчле алкышлар, сызгыру һәм «Якташлар, Якташлар» дип кычкыру гына ишетелде.

«Якташлар» такымы катнашкан уеннарда Саранскиның боз сарае тулы була. Нәрсәдә эш? Бер яктан, мондый уеннарга бик күп татарлар килә, чөнки бу татар-мөселман такымы. Икенче яктан, урыс-мукшылар да «Якташлар»ның уеннарын яратып карый, чөнки алар һәрвакыт компромиссыз көрәшә, кызыклы һәм гайрәтле уйный.

Билгеле, мөселманнарга ук белән ату, көрәш, йөгерү, ат чабышы кебек спорт төрләре рөхсәт ителә. Ә менә хоккей – ул ничек? Мөселманнарга хоккей уйнарга ярыймы? Ул исламда харам түгелме? «Якташлар» командасының капитаны Абдрахман Асаинов бу сорауларга шулай җавап бирде:

Абдрахман Асаинов
Абдрахман Асаинов
– Без сораштык кардәшләрдән, исламны белүчеләрдән – без бу уенда сүгенмәсәк, талашмасак, орышмасак юкка-барга, иншалла, харам юк. Монда, әлхәмделилла, без үзебезнең саулыгыбызны арттырабыз. Әлхәмделилла, орыша йөремибез, сүгенешә йөремибез, әлхәмделилла.

"Берничә ел элек көчсезләр рәтендә уйнаудан башлаган идек"

Мордовиядә ике хоккей дивизионы бар. Икенче дивизионда көчләре азрак булган такымнар уйный, ә беренче дивизионда республиканың иң көчле хоккей такымнары. Бу Азюрка авылы хоккей такымы 2006-2007 елларның уен мизгелендә Мордовиянең икенче дивизионында уйный башлады.

​Башта такымның исеме «Белозерье» иде. Аларның махсус киемнәре дә юк иде, кәшәкәләре дә түбән сыйфатлы иде. Өсләренә иске фуфайка кигән, озын һәм кыска сакаллы авыл хоккейчыларын беренче уеннарда мыскыллый иделәр, алардан көлә иделәр, «мөҗәһидләр, душманнар» дип кычкыра иделәр.

"Якташлар" такымы намазда
"Якташлар" такымы намазда
Бу сакаллы авыл хоккейчылары бер-бер артлы башка такымнарны җиңә башлагач, урыс-мукшыларның ис-акыллары китте. Азюрка авылы такымыннан көлү урынына курка башладылар.

Шулай икенче дивизионда бөтенесен отып чыккач, 2009 елда «Белозерье» такымы Мордовиянең беренче дивизионында уйный башлады. Такым исемен дә үзгәртте, 2010-2011 ел уен мизгелендә ул «Якташлар» исемен алды. Ике сезон алар өченче урынга кала бардылар, ә быел бөтен такымнарны гел ота бардылар, чемпион булдылар, һәм шул җиңү өчен бер миллион сум акча белән бүләкләнделәр.

Рәшит Халиков
Рәшит Халиков
Мордовиянең элекке мөфтие Рәшит хәзрәт Халиков: "Беренче елны уйнадылар үз көчләре белән. Шул безнең активистларыбыз, хоккейчыларыбыз, алар үзләре җыеп ул акчаларны уйнадылар. Без ярдәм бирдек дини идарәдән, аз гына булса да. Калган акчаларын, үзләреннән җыеп, шул суммаларга үзләренә бик яхшы махсус киемнәр алдылар", ди.

Хәзер «Якташлар»ның киемнәре дә, яхшы кәшәкәләре дә, бөтен кирәккән әйберләре бар.

Беренче дивизионда һәрбер көчле такымда легионерлар да уйный, кайсы Мәскәүдән, кайсы башка җирләрдән. Азюрка такымында да дүрт легионер бар – алар Пензадан килгән урыс егетләре. Бу урыс хоккейчыларын Азюрка мөселманнары бик яраталар, алардан профессиональ хоккей уйнарга өйрәнәләр. Башта Казаннан татар хоккейчыларын чакырырга уйлаган булганнар – әмма алар бик күп акча сораган.

Азюркада дингә һәм балаларга зур әһәмият бирелә

Азюрка авылында хәзер сигез мәчет эшли һәм соңгы 10-12 ел эчендә авыл күзгә күренеп алмашынды. Яшь мөселманнар тырышып эшлиләр дә, мәчеткә дә йөриләр, динне дә өйрәнәләр, гаиләләрен дә тоталар, спорт белән шөгыльләнергә дә көчләре кала.

Азюрка авылы балалары бозда
Азюрка авылы балалары бозда
Рәшит хәзрәт Халиков "Спорт кирәк. Авыл халкы эшли, эшсез тормый. Эшләгән кешенең бар, эшләмәгән кешенеке юк. Спорт ул яшьләргә кирәк күбесе. Авылыбызда күп гаиләләрдә дүртәр-бишәр бала бар. Аракы бездә бер кибеттә дә сатылмый, халык эчми. Хәзерге вакытта балалар, алар шундый уңганнар, әгәр аларның яхшы, хәерле урынга вакытларын түкмәсәң, алар үзләренә нәрсәдер табалар – компьютер уеннарында уйныйлар, әле ниндидер анда төркемнәргә бүленеп, төрле-төрле эшләр эшлиләр, бозык эшләр - наркомания булсын анда, үзгә нинди кирәкмәгән эшләр. Шуңа күрә без инде хөтбәларда, дәресләрдә әти-әниләргә ул нәрсә әйтелә - балаларыгызны тәрбияләгез, балаларыгызны белем белән үстерегез, саулыклы булсыннар, балаларыгызга бик каты дикъкать, әһәмият бирегез, диеп. Хәзерге вакытта, кыш көнендә барсаң безнең авылга, авылыбызда балалар, кемнәр бозга сыймыймы, әле бармыймы, алар юл буенда шуып торалар – кыз балалар булсын, ир балалар булсын. Җәен алар шараякта йөриләр, кышын тимераякта шуалар. Шулай ук безнең авылда бар футбол такымнары. Аннан соң бездә шулай ук яхшы көрәшүчеләр бар. Бу, әйтәбез, безнең кинәнечебез. Халыкка яхшы фикерләр биргәч, халыкка яхшы вәгазьләр сөйләгәч, халык аны, иншалла, эшкә алса, ул, әлхәмделилла, безгә шатлык" ди.

"Якташлар" такымы
"Якташлар" такымы
Соңгы елларда Азюрка авылында үз көчләре белән ике боз шугалагы төзеделәр инде, әмма бозда шуарга теләүчеләр саны шундый күп - ул ике шугалак кына җитешми, тагын кирәк. Шугалакларда вакыт аерылган – башта анда кызлар, 2-3 сәгатькә кадәр, аннан малайлар, аннан өлкәнрәк егетләр.

«Якташлар» командасы капитаны Абдрахман Асаинов "Анда без сыеша алмыйбыз, анда бик күп оланнар йөри шул шугалакка. Без оланнарны куып, үзебез генә булдыра алмыйбыз. Без барабыз боз сараена, Ромодан районына, анда күнегүләр үтәбез аерым. Ә монда шугалакта оланнар. Безнең мәктәптә 300дән артык бала укый, шуларның йөздән артыгы ике шугалакка йөри, икесе дә туп-тулы. Куа алмыйсың оланнарны, әйтә алмысың, бар кит, диеп. Алар киләләр дә, кара төнгә кадәр, 11-12 сәгатькә кадәр уйныйлар.

Шулай итеп, Азюрка авылы мөселманнары, ничек кенә аларны «ваһһабилар авылы» дип күрсәтергә тырышмасыннар, «экстремистлар» дип атамасыннар, үз тормышларын үзләре яхшырта баралар – зур һәм матур өйләр, мәчетләр төзиләр, зур гаиләләр тәрбиялиләр, тырышып эшлиләр һәм спорт белән дә шөгыльләнергә вакыт һәм көч табалар.


Соңгы уенның соңгы секундлары
XS
SM
MD
LG