Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томскидагы мини-футбол ярышында татар такымы җиңде


"Алтын туп" татар такымы
"Алтын туп" татар такымы

Узган атна ахырында Томскида милли такымнар арасындагы мини-футбол беренчелегендә “Алтын туп” татар такымы җиңде.

Финалда татар һәм азәрбәйҗан такымнары очрашты. Киеренке көрәштә төп вакыт 3:3 исәбе белән тәмамланды. Аннан соң билгеләнгән пенальти тибүләре нәтиҗәсендә “Алтын туп” 3-2 исәбе белән җиңүгә иреште. Шулай итеп быелгы “Милләтләр кубогы”н татарлар алып кайтып китте.

Ярышта барлыгы 20 милли такым катнашты. Алар арасында чечен, грузин, казакъ, тува, вьетнам һәм башка милли җәмгыятьләрдән тупланган төркемнәр булды.
Томскийдагы мини-футбол ярышыннан бер күренеш.
Томскийдагы мини-футбол ярышыннан бер күренеш.

Томски татарлары һәм аларның җанатарлары ел саен футбол уеннарында Татарстан белән бәйләнешне һәм татар халкының бердәмлеген күрсәтергә тырышып залга республика әләме белән чыга. Бу юлы да шулай булды.

“Бу күптән көтелгән һәм авыр җиңү булды. Шундый ярышлар уздырып Томски татарлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга үз өлешен кертә һәм Казанда булачак Универсиадага теләктәшлек белдерә”- дип әйтте турнирны оештыручыларның берсе һәм “Алтын туп” татар такымы капитаны Искәндәр Әхмәдов.

“Алтын туп” 2009 елда оешкан, бу аның беренче шундый зур җиңүе.

“Милләтләр кубогы” ярышлары милләтара дуслыкны һәм үзара хөрмәтне ныгыту максатыннан 3нче тапкыр үткәрелә. Бу мини-футбол ярышында катнашу җирле яшьләр арасында гадәткә әйләнде һәм алар ярышны ел саен көтеп ала.

Томски өлкәсенең “Милләтләр кубогы” мини-футбол беренчелеген өлкә футбол федерациясе, өлкәнең Яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт департаменты, “Евразия яшьләр берлеге” исемле төбәк оешмасы үткәрде.
XS
SM
MD
LG