Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарлардан гына торган футбол такымы тупларга телим”


Җәмил Шәрипов
Җәмил Шәрипов

Самар татарларының "Идел" футбол такымы җитәкчесе Җәмил Шәрипов Татарстандагы татар такымын җиңеп кайтырга хыяллана.

Моңа кадәр татар милли–мәдәни үзәкләренең яшьләре тик җыр–бию белән генә мавыктылар. Ниһаять, көндәлек тормышта спорт уеннары да алга чыга башлады. Самар Дуслык йортында утызлап милли үзәк. Һәммәсендә футбол такымы бар. Әле кайберләрендә икешәр дә.

Шунысы кызык килеп чыкты, финалга татарларның ике такымы да үтте. Берсе – “Дуслык” җәмгыяте командасы (җитәкчесе – Фәхретдин Канюкаев), икенчесе – Самар өлкә татар милли–мәдәни мөхтәриятенеке “Идел” (җитәкчесе – Минәхмәт Халиуллов). “Идел” җиңде. Ярышлар кызу барды.”Идел”нең тренеры Җәмил Шәрипов белән очрашып ярыш турында аның фикерләре белән кызыксындым.

— Җәмил әфәнде, төп эшегез кайда?

— Мин үзем Самар дәүләт педагогия университетында спорт дәресләре алып барам

— Университетта синнән башка спортта татарлар бармы?

— Берүзем.

— Чыгышың белән кайсы яктан?

— Татарстанның Аксубай районындагы атаклы алты мәчетле Ибрай авылыннан.

— “Идел” - җыелма такым. Егетләр төрле яклардан, төрле авыллардан. Кыска вакыт эчендә ничек җиңүче команда туплый алдың?

— Сәбәбе бик гади. Татарлар сокланырлык сыйфатларга ия. Алар татар булган өчен генә бер–берсе белән бик тиз танышалар. Чын дуска әйләнәләр. Безнең яшьләр авыл белән тыгыз элемтәдә. Хәләл ризык белән тукланалар. Сәламәтлек өчен бу бик мөһим нәрсә. Кока–кола, пепси эчкәннәрдән көчле спортчы чыкмый. Гомеремдә беренче мәртәбә бары татар егетләреннән генә торган такым белән эшләдем, ләззәт алдым. Мине бик тыңладылар.

— Җәмил, үзең дә бик яшь күренәсең.

— Миңа 37 тулды. 15 яшьлек ул үстерәм. Ул да спортчы. Иртә өйләнгәнемә үкенмим. Ата кеше балаларының пенсиягә чыкканын күрергә тиеш.

— Якындагы хыялың бармы?

— Татар егетләреннән генә команда туплап Татарстанга барып татар егетләреннән генә тупланган такым белән уйнап җиңеп кайту.

— Милли төбәкләрдә җирле спорт командаларында африканнар уйнавына ничек карыйсыз?

— Хәзер африканнар гына түгел, башка илләрдән дә һөнәрмәннәр төбәк такымнарына керә. Безнекеләр дә читләргә чыгалар. Акча сугу бара. Спорт алга китсен өчен һәр төбәк үз егетләрен үстерергә тиеш.

— Татарстан спортка зур игътибар итә. Моны ничек бәялисез?

— Милләтне барлык тармак буенча танытырга көч куярга. Сәнгать һәм спорт – ул кошның ике канаты кебек. Кемдер спорт уеннарын карарга ярата, кемдер концерт–тамашага мөкиббән.

— Утыз җиде яшегездә беренче мәртәбә татар егетләреннән генә торган такым белән футбол кырында җиңүгә ирештегез. Шәхсән үзегез өчен бу отыш нәрсә бирде?

— Бер ай татар мохитендә яшәдем. Татар булганыма куандым. Татарлыгым үсте. Татарыма хезмәт итү мөмкинлеге җанга шифа бирде. Акча белән генә бәяләнми торган нәрсәләр барлыгы искә төште.
XS
SM
MD
LG