Казанда Тинчурин фестивале тәмамланды

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда Тинчурин фестивале тәмамланды


21 сентябрьдә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VI республика театр фестиваленең ябылу тантанасы үтте.

14 ел тәнәфестән соң кабат уздырыла башлаган фестиваль Тинчурин исемендәге театр бинасында атна буе барды. Ябылу тантанасында фестивальдә катнашкан һәр театрның спектакльләреннән кыска видеоязмалар тәкъдим ителде. Тамаша төрле театр артистлары башкаруында җыр-биюләр белән үрелеп барды.