Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда театраль "Нәүрүз" фестивале бара


"Нәүрүз" театраль белем бирү фестиваль-форумыннан күренеш
"Нәүрүз" театраль белем бирү фестиваль-форумыннан күренеш

Бу көннәрдә Казанда "Нәүрүз" театраль белем бирү фестиваль-форумы бара. Шушы чарада катнашкан театр әһелләре белән әңгәмә тәкъдим итәбез.


18 июньдә Казанда II халыкара "Нәүрүз" театраль белем бирү фестиваль-форумы башланды. Фестивальнең беренче көнендә Литвадан “Мено Фортас” театры “Идиот” спектаклен күрсәтте.

Буа театры яшь театр булуына карамастан, мондый җыеннарны калдырмаска тырыша. Буа дәүләт сатира театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев бу хакта “Азатлык” радиосына сөйләде.

– Раил әфәнде, Буа театрының бу фестивальгә килүенең максаты нинди?

– Без – яшь театр. Артистлар да яшь. Театрның инфраструктурасы да ныгымаган. Театр әлегә барлыкка килү ягында. Безнең яшь артистларга, шәхсән миңа бик кызык булыр дип уйлыйм. Минем театр белемем дә юк бит. Төрле секцияләргә йөрим. Режиссура белән пиар-менеджментка дәресләренә йөрим. Театр турында канун кабул ителергә тора, шуның хакта гәпләшү булып алды. Безне Мәскәү һәм Петербурдан килгән белгечләр укыта.

Раил Садриев
Раил Садриев
​Фестивальнең исеме төрки дип аталса да, аның төркилеге югалып калган шикелле тоела. Ләкин театрның нигезе бер. Аннан соң бу бит аралашу урыны да. Мондый фестивальләр аз.

Татар театры үзебезнең халык эчендә генә кайный дигән сүзләр белән өлешчә килешәм. Башка халыклар белән элемтәгә чыгарга кирәк, аралашырга кирәк. Җыенның форматы үзгәрүе ихтимал, әмма аның киләчәге өметле күренә. Төрки театрлар гел Казанда җыелып торсыннар иде.

– Төрки театрларның аерым бер кануннары яки кагыйдәләре бармы? Төркиләр төрле: мөселманнар бар, христианнар бар, буддистлар бар.

– Без татарлар ярлы халык булсак та, бик мактанырга яратабыз. Татарның үз дине юк. Ислам динен безгә яһүдләр дине аркылы гарәпләр алып килде. Татарның үз имласы юк. Кириллица безнеке түгел. Татарның үз китабы юк. Тегеннән бер өлешне алабыз, моннан бераз алабыз. Театр да шулай ук. Ул урыс психолгик системыннан килеп чыккан бер театр тармагы. Телибезме-теләмибезме, без урыс мохитендә яшибез. Татар гына түгел, ә башка төрки халыклар да шул мохиттә яши. Шуңа күрә мондый фестивальләр аркылы бер-берең белән аралашып, бердәмләшеп үзебезгә бер иҗади кыр тудырып гөрләтеп яшисе килә. Бәлки мондый формада булмас, ләкин иң мөһиме курыкмаска. Эшләргә, эшләргә, эшләргә. Эзләнергә, табырга кирәк.

– Татар театрын төрки театрларның әйдаманы дип әйтергә буламы?

– Без урысның шундый “имперский” рухында тәрбияләнгән инде. Урыстан килгән дип атар идем мин аны. Алар да күкрәк кагып “Без!” дип кычкырырга яраталар. Европага чыксаң, татар турында беркем белми. Хәтта белергә дә теләмиләр. Әле урыс турында да аз беләләр. Белсәләр дә, әйтмәскә тырышалар, чөнки аларның “даны” еракка таралган. Шуңа күрә урыс кебек булмас өчен безгә төрки дөньяга кереп китәргә кирәк.

Татар театрын әйдәп баручы дип әйтмәс идем мин. Һәрбер театр үзенчә кызыклы. Башкортлардан барып сорасагыз, алар да үз театрларын Камалдан артта куймый. Хакасия да, Чуашстан да шулай ук. Саха, якутлар, бурятлар бөтенләй башка юл буенча иҗат итәләр. Миңа калса, бик дөрес юл. Алар үзләренә генә хас булган миллилекне алга сөрәләр. Һәм алар шуның белән кызык та. Ә безнең спектакльләр, күбесенчә, татарлык белән сугарылмаган. Бар инде ул, ләкин әллә нинди урыслашкан, матур түгел. Безнең исемнәребез дә шундый бит: Марс, Венера, Артур... Менә театрыбыз да шундый. Илфак Шиһаповның сүзләре бар бит әле? “Татар, диеп күкрәк кага-кага, атлый татар тарих зиратына таба” дип җырлый Илсөя Бәдретдинова.


"Үзебезнең әсәрләрне популярлаштырырга кирәк"


Башкортлар “Нәүрүз”гә зур делегация белән килгән. Артистлар белән беррәттән, җитәкчелек тә Казанда белем ала. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт театр дәүләт академия театрының реклама һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе Ирина Захарова белән сөйләшәбез.

– Ирина, Гафури театры бу фестивальгә нинди өметләр баглый?

– Минем бу фестивальгә беренче тапкыр гына килүем. Театрда эшли башлавыма да бер генә ел булды. Шундый форумнар бик кирәк дип уйлыйм. Бигрәк тә яшь сәнгатькәрләр өчен. Монда билгеле актерлар, режиссерлар, маркетинг осталары җыелган. Үз казаныңда кайнаудан тыш, читкә чыгып яңа фикерләр ишетеп, остазлардан яңалыклар алу яшьләргә бик кирәк дип уйлыйм.

– Үзегезгә яңалык таптыгызмы?

– Әле беренче көн генә укыдык. Безне Игорь Овчинников укыта. Ул Мәскәүнең Фоменко театрының сәнгать җитәкчесе урынбасары һәм ул интернет ярдәмендә үзенең театрын күтәргән кеше. Фоменко театры сайты мисалында безгә үрнәк күрсәтә.

Ирина Захарова
Ирина Захарова
Яңалык алдым дип әйтә алмыйм, ләкин остаз бик күп кызыклы фикерләр әйтә. Мәсәлән, репертуардан төшмәгән спектакльләрне театр күрсәтә алмый, чөнки без тамашачыларны югалтаячакбыз. Ләкин Игорь Александрович моны дөрес түгел дип әйтә. Читтә яшәүче тамашачылар да спектакльләрне карарга тиеш дип уйлый. Ләкин, миңа калса, бу дөрес түгел, чөнки алар Мәскәү һәм Петербур театры күзлегеннән фикер йөртә. Зур шәһәрләр өчен мондый юл бәлки кулайлыдыр, ләкин Уфа кебек күп театрлы кала өчен бу бик туры килеп бетми. Бу хакта хәтта бәхәс тә куертып алдык.

– Төрки дөньяда башкорт театрын сез ничек тасвирлар идегез? Ул аның йөрәгеме, намусымы, акылымы яисә эшче кулларымы?

– Сез әйткән барлык эпитетлар да безнең театрга туры килә дип уйлыйм. Ул башкорт халкының йөрәге дә, эшли торган куллары да, күрсәтә торган күзләре дә, сөйли торган авызы да. Һәрбер үзен ихтирам иткән театр халкына хас булган драматургияны күтәрергә тиеш. Төрки телле театрлар милли рухтагы спектакльләр күрсәтергә тиеш. Әлбәттә, һәрбер театр Чеховны да, Достоевскийны да куярга тели. Бу спектакльне кую, әлбәттә, берьяктан кызыклы, әмма ләкин төрки халыклар өчен ят. Мәсәлән, безнең театрда Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” спектакле инде өченче тапкыр сәхнәләштерелде. Озакламый театр 100 еллык юбилейга әзерләнә. Ялгышмасам, бу әсәр Татарстанда да, Казакъстан да куелды. Бу әсәр төрки театрларның классикасына әверелде. Безгә үзебезнең әсәрләрне күтәреп чыгырга кирәк. Аны урыслар да куйсыннар, чит илдә дә куйсыннар. Мин пиар-менеджер буларак шуны телим.

– Башкорт театрының үз йөзе бармы? Мәсәлән, үзбәкләрнең спектакльләре шат күңелле. Мисалга Хуҗа Насретдинны китереп була. Якутлар, тувалар тамак белән җырлап шаккаттыралар.

– Башкорт театрының, һичшиксез, үз йөзе бар. Әгәр үз йөзебез булмаса, безнең театр 100 ел яшәмәс иде. Театрда нинди генә әсәр куелмасын, тамашачылар ашыгып-ашкынып театрга киләләр. 100 еллык дәвер эчендә үзебезгә генә хас сәхнә әсәрләре бар. Мәсәлән, Нәҗип ага Әсәнбаев, остазыбыз Мостай Кәрим әсәрләре әле дә куелып килә. Яшь драматурглар арасында да милли рухта язылган әсәрләр бар, менә дигән актерлар бар, режиссерларыбыз көчле, Аллага шөкер. Шуңа күрә, шундый бай тарихлы театрда эшләвемә бик тә бәхетлемен.
XS
SM
MD
LG