Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки театр әһелләре Казанга белем алырга килә


2011 елда “Нәүрүз” фестивалендә катнашкан М.Чакир исемендәге гагауз милли драма театры
2011 елда “Нәүрүз” фестивалендә катнашкан М.Чакир исемендәге гагауз милли драма театры

Төрки театр әһелләре 18-23 июньдә Казанда үтәчәк халыкара "Нәүрүз" театраль белем бирү фестиваль-форумына әзерләнә. Форумда якынча ике йөзгә якын театр әһеле катнашачак. Быелгы форум Русия мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырыла.


“Нәүрүз” халыкара фестиваль-форумы – Татарстанның мәдәни тормышы һәм төрки театрлар өчен зур вакыйга. Казанга икенче тапкыр дөньяның төрле почмакларыннан театр сәнгате профессионаллары киләчәк.

Мастер-класс һәм семинарларны күренекле театр белгечләре Юрий Альщиц (Германия), Нина Кирай (Маҗарстан), Ибен Расмуссен (Дания), Рифкать Исрафилов, Геннадий Дадамян, Анна Степанова (Русия), Степанида Борисова (Якутия), Лазо Монгуш (Тыва республикасы) һәм башка танылган педагоглар алып барачак.

Быел фестиваль-форумның програмы шактый киңәйде. 2010 елда узган беренче форумда укыту биш юнәлештә: актерлык осталыгы, режиссерлык сәнгате, театраль тәнкыйть, театраль менеджмент һәм PR-технологияләр, курчак театры сәнгате юнәлешләрендә алып барылган иде. Быел сигез секция эшләячәк. Семинар һәм мастер-класслардан кала, форум програмында спектакль, концерт, танылган режиссер һәм музыкантларның чыгышлары да көтелә.

“Нәүрүз” халыкара фестиваль-форумы тамгасы
“Нәүрүз” халыкара фестиваль-форумы тамгасы
Форум берничә мәйданда барачак: Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты, Казан Федераль университеты. Форумның штабы Актерлар йортында урнашачак.

Быелгы фестивальне зур исемнәргә бай булачак дип әйтеп була. Мисал өчен, Маҗарстаннан килгән театр тәнкыйтьчесе Нина Кирай билгеле театр поляк режиссеры Ежи Гротовски белән бергә эшләгән. Ә Ибен Расмуссенга Эудженио Барба белән хезмәттәшлек иткән. Ибен Расмуссен форумда актерлык осталыгы юнәлешен алып барачак.

“Нәүрүз” фестиваленең иң зур уңышы итеп Литваның “Мено Фортас” театры килүен атап буладыр. Данлыклы Эймунтас Някрошюс җитәкчелегендәге театр Казанга “Идиот” спектаклен алып килә. Федор Достоевский әсәре буенча куелган тамашаны казаннар ике көн күрә алачак. Спектакль озак бара, 5 сәгатькә якын.

Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов сүзләренчә, әлеге спектакльне Казанга алып килер өчен ике еллык сөйләшүләр кирәк булган. Някрошюсның “Идиот” куелышы “Мено Фортас” театрының соңгы премьералары рәтендә тора. Шуңа күрә “Нәүрүз”гә нәкъ менә шушы спектакль киләчәк. Былтыр “Мено Фортас” Уфада булып киткән. Башкортстан башкаласында Литва театры “Гамлет”ны күрсәткән. Театрны гына түгел, ә Эймунтас Някрошюсны үзен дә Казанда көтәләр. Кызыксынучылар өчен махсус иҗади очрашу планлаштырылган.

Эймунтас Някрошюс исеме театр сөючеләргә яхшы таныш. “Мено Фортас” – Някрошюсның шәхси театры. Аның Казанга килүе дә юкка түгел. Нинди генә спектакль куйса да, Някрошюс литва халкы гадәтләренә нигезләнеп куя.

Фәрит Бикчәнтәев
Фәрит Бикчәнтәев
“Някрошюсны, чын мәгънәсендә, милли режиссер дип әйтеп була. Дөнья классикасын куйса да, Някрошюс үзенең литвалы икәнен онытмый. Өстәвенә, ул тулысынча литвалы да түгел, чөнки 18 яшькә кадәр Жемайтия төбәгенең бер авылында үскән. Безнеңчә, чын авыл малае була инде. Аның Казанга килүе – фестивальнең зур казанышы. Икенчедән, аңа Камал театрында спектакль куярга тәкъдим итәсе килә. Миңа калса, Мәхмүт Галәүнең “Мөһәҗирләр” һәм “Болганчык еллар” әсәрләре аңа кызык булыр иде. Мөһаҗирләр темасы һәрбер милләт өчен актуаль. Някрошюсның Русия, Литва һәм башка илләрдә эшләгәне бар, әмма милли театрда спектакль куйганы юк. Шуңа күрә, аның белән уртак тел таба алырбыз дип өметләнәм”, диде Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Фестивальнең географиясе киң. Татарстаннан һәм күрше-тирә чуаш һәм башкортлардан тыш, Казанга төрекмәннәр, казакълар, кыргызлар, төрекләр җыена. Алтайлар килә алмый, ләкин Тувадан чын шаман килер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG