Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Бикчәнтәев: "Камалда эстрада концертларын тыяр идем"


Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев
Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев театрда сәнгать җитәкчесе булырга тиеш дип белдерә. Ул шулай ук республикадагы башка татар театрлары өчен президенттан алынган грантның иң яхшы әсәрләр өчен генә тотылачагын да әйтте.

Фәрит Бикчәнтәев үзен, театрның элекке мөдире Шамил Закиров вафатыннан соң, театрда бөтен иҗади эшләр белән шөгыльләнүче сәнгать җитәкчесе итеп билгеләргә тиешләр, дип әйткән иде.

Мәдәният министрлыгының фәрманы нигезендә аның белән баш режиссер буларак килешү төзелгән. Илфир Якупов театрның мөдир вазифаларын башкаручы итеп калдырылган.

– Театрга сәнгать җитәкчесе кирәкме һәм кирәк булса, ул театрга нинди яңалык китерәчәк?

Камал театры бинасы
Камал театры бинасы
– Русиядәге күп кенә зур театрларда андый тәҗрибә бар. Мисал өчен, уңышлы эшләп торган Малый театрның, Петербур һәм Мәскәү театрларының күбесендә, Самар, Пермь, Оренбур һәм себердәге театрларда сәнгать җитәкчесе бар. Татарстанга килгәндә, Качалов театрында, Буа татар театрында, Түбән Камадагы татар театрында да сәнгать җитәкчесе бер үк вакытта мөдир дә. Театр – ул завод түгел, дәүләт оешмасы булса да, барыбер иҗат урыны. Бөтен нәрсә дә иҗатка багышланырга һәм башында да сәнгать җитәкчесе торырга тиеш.

Безнең театрда эстрада артык күп урынны алды. Мин сәнгать җитәкчесе булсам, беренче чиратта, театрдагы эстрададан котылыр идем. Театр бинасында эстрада концертларын бетерергә дигән таләп куяр идем. Соңгы елларда безнең театр эстрада мәйданына әйләнде.

– Алар спектакль булмаган көнне концерт куя бит?

– Эш аларның концерт куюында түгел. Бездә филармония, УНИКС, Пирамида бар - урыннар җитәрлек. Алар безнең театрда чыгыш ясарга бик ярата. Театр ул - театр, ә эстрада мәйданчыгы булырга тиеш түгел.

– Әгәр алар концертларын башка җирдә куя башласа, сезгә аны нәрсә белән булса да алыштырырга туры киләчәк.

– Нишләп алыштырырга? Дүшәмбе – театрның ял көне. Профилактика ясый торган көн. Безнең төрле җиһазларыбыз, лампаларыбыз, сәхнәбез бар. Аларның тузаны бар, аны атнага бер тапкыр чистартырга, алыштырырга, сакларга кирәк. Без шулкадәр күп акча түгәбез. Безнең җырчылар аренда өчен әллә ни түләргә теләми. Бу бик зур проблема.

– Сәнгать җитәкчесе, сезнең әйтүегезчә, эстрада концертлары түгел, ә төрле әдәби-мәдәни кичәләр оештыру җаваплылыгын да үз өстенә алырга тиешме?

– Әйе, иҗат беренче урынга куелачак.

– Элекке еллардан килгән традицияләрне, мисал өчен, "Сәйдәш аланы", Төрки театрлар фестивале, Сабантуйларны саклап калырга уйлыйсызмы?

"Сәйдәш аланы" бәйрәме
"Сәйдәш аланы" бәйрәме
– Бөтен нәрсә дә сакланып калачак. Без аларны тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә һәм эчтәлекләрен дә үзгәртергә җыенабыз. "Нәүрүз"не без үзгәрттек. Быел "Нәүрүз" кысасында Театр мәгарифе форумы булачак. Яшь татар режиссерлары фестивале уза бездә. "Сәйдәш аланы" алга таба да булачак. Театр Сабан туе алга таба "Нәүрүз" елында гына үткәреләчәк. Фестиваль ике елга бер тапкыр уза.

– Театрлар өчен үзенчәлекле заманда, бигрәк тә милли театрларның хәлләре алай ук шәп булмаган вакытта, татар театрын үстерү стратегиясе бармы? Аны ничек күзаллыйсыз?

– Стратегиягә килгәндә, татар театрларына яшьләр килергә тиеш. Бу беренчедән. Икенчедән, матди як та каралырга тиеш. Хәзер ул мәсьәләне без бераз гына кузгата башладык. Мин, Театр әһелләре берлеге җитәкчесе буларак, Рөстәм Миңнехановка кердем. Татарстан президентыннан татар театрлары өчен грант алдым. Ул грантлары булмаган театрларга биреләчәк. Хәзер без аның низамнамәсен эшлибез. Сезон дәвамында татар театрларына ярдәм итәчәкбез.

Болай безнең Татарстанда өч кенә театрның гранты бар. Алар – Качалов, Камал һәм Җәлил театрлары. Бу ел саен бирелә торган грант.

– Бу татар театрларына грант күпме күләмдә бирелде?

– Аның биргән суммасы бер, әмма без аны театрларга бүлеп таратмаячакбыз. Аның өчен без бәйге уздырачакбыз. Бу акча бары тик югары сәнгать дәрәҗәсендә куелган әсәрләр өчен генә биреләчәк.

– Без стратегия турында сүз башлаган идек, сез ике юнәлешне атадыгыз. Тагын татар театрын үстерү өчен ниндирәк юнәлешләрдә эшләргә планлаштырасыз?

– Планлаштырабыз дип инде, безнең "Яңа татар пьесасы" бәйгесе дәвам итә. Хәзер драматургияне үстерү кирәк. Бу, минемчә, яшьләрнең драматургиягә килүе белән бәйле. Драматургиягә дә, режиссурага да яшьләр килергә тиеш.

– Чираттагы соравыбыз нәкъ шушы татар драматурглары язган әсәрләр җитешмәү турында иде. Киләчәктә бу вакуумны ничек капларга уйлыйсыз?

– Беренчедән, ул вакуум гел булды һәм булачак та. Драматургия - бик катлаулы иҗат төре. Даһи дип әйтмим, талантлы драматурглар да ел саен килеп чыкмый. Безнең хәзер биш-алты яза торган драматургыбыз бар. Башка милләтләргә күз салсак, мисал өчен, Чуашстан һәм Башкортстанга, алар юк. Бездә әле Аллага шөкер! Без бәйгеләр уздырабыз. Хәзер менә Зөлфәт Хәким, Илгиз Зәйниев, Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре куела. Шулай ук без инсценировкаларга тотынабыз. Әдәбиятыбыз, Аллага шөкер яши, ул бар.

– Соңгы елларда, Шамил абый Закиров эшләгән вакытта, Камал театры үзенә күрә бер милли учакка әйләнгән иде. Милли интеллигенция һәм иҗтимагый оешмалар үзара тарткалашып ятканда, дини оешмалар һәм имамнар хөкүмәткә генә ярарга тырыша дип тәнкыйтьләнгәндә, милли җанлы татарлар театрга килеп юаныч таба иде. Бу милли үзәк вазифасын югалтмас өчен ниләр эшләргә җыенасыз?

– Ничек барды, шулай барачак. Бездә шулай ук язучыларыбызның иҗади кичәләре уза. Хәзер театр яратучылар клубы яхшы гына эшләп китте. Без берәр актуаль тема сайлыйбыз һәм айга бер тапкыр җыелабыз. Бу очрашу биш мәртәбә узды инде. Бу эш безнең иҗатка бик нык ярдәм итә. Бу клубның төп максаты – белемле һәм тәҗрибәле тамашачы тәрбияләү.

– Тәнкыйть белдерәләрме соң?

– Әйе, тәнкыйть тә белдерәләр һәм без аларны тыңлыйбыз.

– Сез бүген театрда баш режиссер вазифасында. Театрда ничә режиссер эшли, кемнәр алар?

"Үлеп яратты" спектакле
"Үлеп яратты" спектакле
– Бездә хәзер Лилия Әхмәтова Зөлфәт Хәким әсәрен кую өстендә эшли. Театр артисты Радик Бариев Илгиз Зәйниевнең әкиятенә тотынды. Илгиз Зәйниев үзе күптән түгел генә Ркаил Зәйдулланың "Үлеп яратты" әсәрен сәхнәләштерде. Яшь талантлы егет һәм кызларга безнең ишекләр ачык.

– Әгәр сезне театрның сәнгать җитәкчесе итеп билгеләсәләр, әсәр куярга вакытыгыз калырмы?

– Нишләп калмасын, әлбәттә, кала.

– Театр мөдире Илфир Якупов театрның иҗади ягына катнашамы, әллә хуҗалык эшләре белән генә мәшгульме? Аның эшләрен ничек күзаллыйсыз?

– Шамил Зиннур улы да күбрәк хуҗалык эшләре белән шөгыльләнде. Иҗатка һәм төрле мәдәни чараларга килгәндә, без, барыбер, киңәшләшә идек. Безнең театрда "син моны эшлисең, мин моны эшлим, минем эшемә тыгылма" дигән нәрсә юк ул. Бездә беренче урында иҗат тора. Милли чараларны оештыру – ул безнең бөтенебезнең бурычы.

Заманында Разил Вәлиев бик дөрес әйткән иде. Ул: "Безнең мөстәкыйль дәүләтебез юк, бердәнбер аерым дәүләт – ул Камал театры, аерым дәүләт итеп яши", диде. Бераз гына шаяру булса да, һәр шаяруның җитдилеге дә бар. Шуңа күрә, ул хаклы. Без бер гаилә булып яшибез, уртак фикергә килергә тырышабыз.
XS
SM
MD
LG