Мәскәү татарлары пәрәмәч бәйрәме уздырды

Пәрәмәч бәйрәменнән күренеш

Мәскәүдә инде дүрт ел рәттән пәрәмәч бәйрәме уздырыла. Аны яз башында Русиядә уздырыла торган масленица бәйрәме урынына татарларга да язны каршылауның бер бәйрәме булсын, ел саен уздырылып традициягә керсен дип башлаганнар иде. Мәдәни үзәк кысаларында гына булса да, пәрәмәч кичәсе чынлап та чын бәйрәмгә әверелә бара.
Узган елларны пәрәмәч бәйрәме февраль аеның беренче якшәмбесендә уздырылып, ул ел саен шулай булачак диелгән иде. Ә менә быел күптөрле сәбәпләр нәтиҗәсендә февраль аенда түгел, март башында уздырылды. Мәдәни үзәктә ярты елдан артык дәвам иткән үзгәрешләр, төрле ыгы-зыгылар да моңа сәбәпче булгандыр, бәлки.

Пәрәмәч бәйрәменнән күренеш

Сүз уңаенда шунысын да искә төшерик: милли мәдәни мохтарият берничә тапкыр игълан итеп тә 2013 елга күчерелгән хисап сайлау җыелышы барыбер уздырылмады. Каты низагларга сәбәпче булган автономиянең узган конференциясе мәхкәмә карары нигезендә канунлы дип табылгач, аның җитәкчесе Рәсим Акчурин 2014 елга кадәр, ягъни автономиянең сайланма мөддәте беткәнче үз эшен дәвам итәчәген белдерде. Шулай булса да, мәхкәмә карарына кадәр байтак вакыт узып, автономия эшләрендә дә, мәдәни үзәкнең планнарында да тоткарлыклар барлыкка килде. Ниһаять, соңлап булса да зур чараларның берсе булган пәрәмәч бәйрәме күп халык катнашында матур бәйрәм булып узып китте.

Пәрәмәч бәйрәменә килүчеләр

Быелгы бәйрәмгә дә чәй өстәлләре, пәрәмәчләр куелган иде. Бәйрәмне оештыручы һәм алып баручы, мәдәни үзәкнең китапханә мөдире Нурзидә ханым Чанышева тамашачыларга иң олылап уздырыла торган, ул хөрмәткә пәрәмәчләр пешә торган бәйрәмнәр турында сөйләде.

Ул башта дини бәйрәмнәр – Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре хакында мәгълүмат бирде. Аларга багышланып җырлар җырланды. “Мәдинә” рухи җырлар төркеме Рамазан бәйрәменә, Корбан бәйрәменә багышланган җырлар башкарды. Мәдәни үзәк каршындагы иҗади төркемнәр башкаруында “Каз өмәсе”, “Аулак өй" бәйрәмнәре дә күрсәтелде, Йөзек салыш уеннары башкарылды. Башкаручылар тамашачылар белән берлектә күп төрле халык уеннарын , халык җырларын башкарды.

Пәрәмәч бәйрәменнән күренеш

Тамашачылар үзләре дә бик актив катнашкангадыр, бәйрәмне бик ошатканнар. Башкортстаннан килеп, Мәскәүдә инде 80нче еллардан бирел гомер иткән Ягидә ханым: “Мин әле бу бәйрәмдә беренче тапкыр гына. Миңа бик ошады, җырладым да, биедем дә”, диде. Ул шулай ук, без Мәскәүдә татар-башкортлар бик аралашып яшибез. Үзебез дә төрле кичәләр оештырабыз. Туган җырлар , көйләр булганда туган тел дә онытылмый, диде.

Шулай итеп, Мәскәүдә язгы бәйрәм – пәрәмәч бәйрәме традициягә кереп бара. Масленицада белен пешереләр, аны кояшка охшаталар, ә бит безнең пәрәмәч кояшка күбрәк охшаган. Аның һәр бөрмәсендә кояш нуры уйный кебек, "бәйрәм ашы булган пәрәмәчнең үз бәйрәме булырга тиеш" диде бәйрәмдә катнашучылар.