Көнчыгыш Европада әлегә православ чиркәве җиңеп килә

17 май Һомофобиягә каршы көрәш көнендә Тифлистә гейларга каршы православлар чыкты

Грузия, Русия, Сербия һәм Молдовада чиркәү хатын-кызлар, милли азчылыклар һәм гейлар хокукларын яклаучыларга кыршы тора.
Грузия башкаласы Тифлистә 17 майда гейлар хокукларын яклаучыларга өстенә кап-кара болыт булып яуган атакайлар һәм анда булган көч куллану күренешләре дөньяга тиз таралды.

17 кешенең яралануы "кызганыч" дип белдергән чиркәү башлыклары бу җыенга бер көн кала грузин гореф-гадәтләрен "мыскыл итмәскә", хакимиятләрне аны тыярга чакырган булган.

"Без грузин әхлагын бозган җыеннарга каршы, алар чит илдән акча алып грузиннарның гореф-гадәтләренә каршы чаралар уздыра”, диде чиркәүнең гейларга каршы чакыруын тыңлап урамга чыккан Заза Давитая исемле берәү.

Сербия

Сербиядә вазгыять көч куллануга җитмәгән, әмма чиркәүнең йогынтысы Грузиянекенә охшаш. 10 майда башкала Белградта Сербия белән Косово арасында мөнәсәбәтләрне җайлау килешүенә ризасызлык җыенында өч меңләп кеше катнашты. Серб милләтчеләре Косовоны Сербиянең бер өлеше итеп саный. Урам җыенын ике православ рухание оештырды. Патриарх Ириней аларны якламавын белдерде.

Оештыручыларның берсе, епископ Атанасий Сербия премьеры Ивица Дачичны 2003 елда атып үтерелгән премьер-министр Зоран Джинджич язмышы көтә, диде. Европа белән якынаю реформалары алып барган Джинджичны үтә милләтчеләр атып үтерде.

Җыенда Дачич һәм аның хөкүмәтенә үлем теләп булса кирәк, мәет чыкканда гына укыла торган "җеназа гыйбадәте" укылды.

Дачич үзе бу җыенны "кабул ителмәслек" дип атады һәм "кадерле Алла шундый кешеләрнең үзенең рухи вәкилләре булуына лаек түгел" диде.

Молдова

Шулай ук Европа Берлегенә якынаю реформалары алып барылган Молдовада күптән түгел кабул ителгән "җенси азчылыкларның хокукларын яклау" турындагы канунны билгеле бер православ рухание яман сүзләр белән тәнкыйтьләп чыкты.

Кишиневтагы сәясәт белгече Игорь Ботан, "чиркәү даими рәвештә үзенең дин тотучыларга мөрәҗәгатьләрендә сәяси карашларын да белдерә, әмма дәүләттән дә аларга читтә торырга дигән басым көчәя, чиркәү дәүләт эшләренә торган саен азрак катыша”, диде.

Бу илләрнең барысында да чиркәү христиан динен тотучы берәр төп халыкның милли хисләрен үзенә корал итеп ала. Гасырлар буена чиркәү замана китергән үзгәрешләргә каршы килә, ләкин бер илдә дә чиркәүнең роле Русиядә кадәр зур түгелдер, мөгаен.

Русия

Күптән түгел патриарх Кирилл Украина православ хатын-кызларының Мәскәүдә узган корылтаенда феминизм "бик куркыныч" дип белдерде. "Хатын-кызларның төп максаты өй һәм гаилә тәрбиясе, алар көчләрен гаиләдән читкә юнәлтсәләр, бөтен нәрсә җимереләчәк – гаилә һәм ватан да", диде патриарх.

Гыйнварда Юстиция министрлыгында “Русия казаклары партиясе” теркәлде. Нигездә рус милләтенә һәм православ диненә катнашы булмаган казаклар сәяси корал буларак кулланыла. Православ фиркасен төзи алмаганга күрә, Мәскәү Кремле ил сәясәтендә чиркәү мәнфәгатьләрен яклау өчен казак партиясен төзеде.

Европа белән интеграция яклы җәмгыять һәм чиркәүнең үз тормышлары белән бер дәүләттә яшәүнең уңай мисаллары да бар. Бу очракта реформалар уңай нәтиҗә китергән илләр арасында Греция, Кыпрыс, Романия һәм Болгарстанны атап була.

“Русиядә дин тоту: Коммунизмнан соң дини сәясәт” исемле китап авторы Геральдин Фаган православ мәдәниятләре милли хисләргә нигезләнеп эш йөртергә ярата, дип яза. Дини иреклекләрне иң күп яклаган руханиларның берсе дип, ул Константинополь патриархы, Истанбулдагы православ чиркәве башлыгы Варфоломейны атый. Моның сәбәбен автор православларның Төркиядә азчылык булулары белән аңлата.

“Азчылык һәм басым астында ирекнең кадере һәм аңа хөрмәт зуррак”, ди китап авторы.