АКШтагы татар яшьләре җәйләүгә җыелды

Your browser doesn’t support HTML5

Америка яшьләре TatFest уздырды

23-25 август көннәрендә Пенсильвания штатының Шауни Стейт Парк дип аталган матур урынында TatFest исеме алган татар җәйләве үтте.
Бу инде өченче шундый җыен. Беренче елны җәйләү Нью-Джерси ягында узса, калган елларда Питтсбург тирәсендәге урын сайланган.

Фестиваль өч көн һәм ике төн узды. Катнашучылар ачык һавада махсус палаткаларда йокладылар. Американың бөтен яшьләр активы концерт програмын күзәтеп кенә калмады, ә үзләре үк катнашты. Моннан тыш, татарлар киләчәк планнар турында фикерләште. Мәсәлән, шушы активның киләчәк чарасы – Корбан бәйрәмен уздыру. Яшьләрнең кайбер өлеше 15 сентябрьдә Бостонда Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга чакырылган. Анда яшьләр бу кемпингны халыкара форум дәрәҗәсенә күтәрү фикерен җиткермәкче булалар.

Tatar DC оешмасы президенты Шакир Морадымов әйтүенчә, киләчәктә бу чара фәкать күңел ачу гына итеп түгел, ә Америка татар яшьләре форумы булып китүе дә ихтимал.

“Киләчәктә бу чараны Америка татар яшьләре форумы итеп эшлисе килә. Кемпинг рәвешендә узуы да бик яхшы, әмма төп максатыбыз – татар мәдәниятен саклап калу булганлыктан, шул юнәлешне дәвам итәргә иде дигән фикердә торабыз”, ди Морадымов.

Быел татар җәйләвендә 52 кеше катнашты. Кунакларның географиясе дә төрле: Питтсбург, Вашингтон, Мэриленд, Нью-Джерси, Нью-Йорк, Филадельфия, Чикаго, Майами, Харрисберг, Коламбус, Төньяк Каролина һәм Американың башка почмакларыннан татарлар җыелды.

Чараның төп оештыручыларның берсе Илнар Фатыйхов сүзләренчә, татарларның бергә җыелуы татар гаиләләре коруга яхшы бер нигез булыр тора. Кешеләр саны арта бара, ди Илнар.

“Кемпингны уздыру бик файдалы. Беренчедән, татарлар берләшә, аралаша, бәлки яңа татар гаиләләре барлыкка килер. Былтыр 15тән артык кеше булса, быел 50гә якын кеше җыелды. Яңа кешеләрне күрергә бик тә шатбыз. Тагын да шулай дәвам итсен дигән өметтә калабыз”, ди Фатыйхов.

Кемпинг татарча дискәтүк белән тәмамланды. Якшәмбе көнне кунаклар яшәгән урыннарына таралышты.