Кырымда "Корбан көрәшләре" үтте

Your browser doesn’t support HTML5

Кырымда "Корбан көрәшләре" бәйгесе

Корбан бәйрәме көннәрендә Кырымның Акмәчет шәһәрендә "Корбан көрәшләре" дип аталган V халыкара көрәш бәйгесе үтте. Оештыручылар сүзләренчә, бу билбау көрәше буенча Кырымда үткәрелгән иң зур ярыш.
Акмәчетнең "Локомотив" спорткомплексында узган бәйгедә Романия, Төркия, Болгарстан, Үзбәкстан, Казакъстан, Украина, Русия илләреннән 120 көрәшче катнашты. Алар 62, 68, 75, 82, 90, 100 кг һәм абсолют авырлыкта ярышты. Ярышлар көрәш буенча милли федерация кагыйдәләре, олимпия системасы нигезендә барды.

Баш хөкемдар – 1972 елда Мүнхенда узган Олимпия уеннары чемпионы кырымтатар көрәшчесе Рөстәм Казаков булды.

"Монда грек-рим, дзюдо, ирекле көрәш көрәшчеләре катнаша, ләкин һәммәсе билбау көрәше кагыйдәләре буенча ярыша. Бөтен көрәшчеләр яхшы әзәрләнгән", диде көрәш федерациясенең мактаулы президенты Рөстәм Казаков.

Бәйге ачылышы

Ярышны Украина һәм кырымтатар милли гимннары ачты, аннары спортчылар кырымтатар ансамбле башкаруында “Көрәш” исемле кырымтатар көенә ярыш залы буйлап узды. Элек-электән кырымтатар милли көрәше барган мәйданда көрәшчеләр ярышканда шул көй даими яңгырап торган. Бу традиция Кырымда югалган булса, Романиядә ул хәзәр дә сакланып килә. Анда көрәш традицияләре Кырымда 200 ел элек ничек булган булса, шулай сакланган.

Ярышларның мактаулы кунаклары арасында Кырым хөкүмәтенең рәис урынбасары Азиз Абдуллаев, президентның Кырымдагы даими вәкиле урынбасары Ибраһим Мамутов, Кырым Югары Радасы депутатлары Рифат Чубаров, Рәмзи Ильясов, Төркиянең Олимпия комитеты әгъзасы, халыкара милли көрәш федерациясе президенты Ибраһим Озтек, милли көрәш буенча бөтендөнья комиссия рәисе Нәдҗат Сали (Романия) бар иде.

Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр медаль, кубок һәм акчалата бүләк, сарык белән бүләкләнде.

Бәйге күренеше

Абсолют авырлыкта Кырым көрәшчесе Арсен Юнысов җиңеп чыкты. Ул алтын медаль алды һәм “Пельван” (Батыр) исеменә лаек булды. Икенче урынны Акъярдан Антон Грачев, өченче урынны Төркиядән Мурат Гемалмаз яулады.

Ярышка кырымтатар ширкәтләре спонсорлык итте. Баш спонсор – "Хайтарма" фильмының иганәчесе, милли көрәш федерациясенең президенты Ленур Ислямов.

Федерация мондый ярышларны ел саен үткәрергә планлаштыра.

Германиянең кырымтатар үзәге рәисе Рафәт Каранлык ярышта көрәш мендәрләренең кырымтатар милли байрагы рәвешендә куелганына ризасызлык белдерде. "Милли байрак өстендә биергә, көрәшергә мөмкин түгел, бу – зур хата. Киләчәктә моңа игътибар итегез. Мәҗлес бу эштә гаепле булганнарны табарга тиеш”, диде ул.