Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хайтарма" фильмы Казанда күрсәтеләчәк


"Хайтарма" фильмын төшерү
"Хайтарма" фильмын төшерү

"Хайтарма" кырымтатар нәфис фильмы IX халыкара мөселман киносы фестивале програмына кертелмәсә дә, Казанда күрсәтеләчәк.

Казанда 5 сентябрь башланачак IX халыкара мөселман киносы фестивале программасына "Хайтарма" кертелмәгән. Бу хакта Азатлыкка фестивальнең матбугат вәкиле Лиана Нурышева белдерде. Аның сүзләренә караганда, "Хайтарма" бәйгедә катнашмый, әмма аны Казанның "Мир" яки "Родина" кинотеатрларның берсендә карап булачак, программа әлегә әзерләнеп бетмәгән.

Фильмның режиссеры Әхтәм Сәетаблаев, мөгаен, фестиваль оештыручылары Кырымда Русия консулы Владимир Андреевның фильмга биргән бәясеннән соң чыккан җәнҗал Казанда булмасын дип куркалардыр, диде.

"Безнең канкардәшләребезнең фильмны күрүләрен телим. Кырымтатарлары кем? Аларның тарихы, фаҗигасе хакында бу фильм кешеләргә никадәр күп сөйләсә – шулкадәр без максатыбызга ирешкән булырбыз. Фестивальләр дә шуның өчен уздырыла", диде ул.

Фильмның режиссеры һәм баш рольне башкарган Сәетаблаевның үзен фестивальгә чакырмаганнар. Фильм фестивальдә күрсәтеләчәген аңа Казаннан дуслары хәбәр иткән.

Июль аенда Әхтәм Сәетаблаев фильмның продюсеры һәм иганәчесе Ленур Ислямов белән алга таба хезмәттәшлек итмәячәген белдерде. Сәбәбе – Ленур Ислямовның фильмның кинофестивальләрдә катнашуын теләмәве.

Әхтәм Сәетаблаев
Әхтәм Сәетаблаев
"Без фильмны чыгаручыларга карата мондый мөнәсәбәт белән риза түгел", диде Азатлыкка Сәетаблаев.

"Хайтарма" - соңгы 90 елда төшерелгән беренче заманча кырымтатар нәфис фильмы. Ул Икенче дөнья сугышы вакыйгаларын, кырымтатарларны 1944 елда Кырымнан ничек итеп сөрген ителгәннәрен тасвирлый. Фильмның баш каһарманы – Советлар берлегенең ике тапкыр каһарманы, очучы Әхмәтхан Солтан.

90 минут барган "Хайтарма" Кырым, Киев, Херсон, Нью-Йорк, Мәскәүдә күрсәтелде. Чират инде Казанга да җитте.

Фильм АТР кырымтатар телеканалы ярдәмәндә төшерелде. Аны чыгару өчен 1 млн. доллардан артык акча тоткан кырымтатар эшкуары Ленур Ислямов Кырым хәбәрләр агентлыгына әңгәмәдә Сәетаблаевның аның белән киләчәктә хезмәттәшлек итәргә теләмәве турындагы сорауга "иҗат кешеләре белән бәхәскә керү авыр, нәтиҗәсе дә юк" дип белдерде.

"Фильмны төшерү өчен акча барысына да түләнде. Эш бетте. Килешүдә фильмны таныту, фестивальләрдә күрсәтү турында бер сүз дә булмады. Иҗат кешеләре арасында җәнҗаллар – гадәти әйбер. "Хайтарма" прокатыннан килгән акча кырымтатар балалары өчен ясалган "Ләлә" телеканалына тотыла. Бу акча китерәчәк кино түгел, без аны ата-бабаларыбыз рухына дога итеп эшләдек. Фильмның акча китермәячәген белгән кайбер эшкуарлар аңа акча бирүдән баш тартты," диде Ленур Ислямов Кырым хәбәрләр агентлыгына.

XS
SM
MD
LG