Башкортстан украиннары җитәкчесе: "Күңелебез белән Евромайданда"

Хакимият көчләре хөкүмәт бинасы яныннан оппозицияне кысрыклый. 9 декабрь 2013

Башкортстандагы украин рухлы һәркем Украинаның Европага йөз тотуын тели. Бу хакта Азатлыкка Башкортстан украиннары милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Владимир Дорошенко белдерде.
Уфада яшәүче, тумышы белән Украинаның Ровенски өлкәсеннән булган Владимир Дорошенко бу көннәрдә йокламый диярлек. Ул көндәлек эшләрен бетергәннән соң өенә ашыга, кичен интернетка кереп сайтлардан Киев үзәгендәге Евромайдан хәлләрен туры трансляциядә карый, төрле сайтлардан Украинадагы вазгыятькә багышланган мәкаләләр укый. Ул Башкортстандагы күпләрнең Киевтагы хәлләрне Русия телевидениесе аша түгел, ә интернет аша күзәтеп баруын әйтә. Бу араларда бер-берсенә шалтыратулар да ешайган.

"Күңелебез белән Евромайданда без. Бу майданга Украинаның киләчәк язмышы өчен янып-көйгәннәр җыелган. Үзләрен украин дип санучыларга бик авыр минутлар хәзер, бик борчылабыз. Украинаның киләчәге тынычлыкта булсын иде дип телибез. Мин хәзер Украинада булсам майданда кунар идем", дип сөйләде Дорошенко.

Аның сүзләренчә, бүген Украина бу хәлдән ничек чыга ала дигән сорауны һәркем куя торгандыр. "Әмма моңа беркем дә, хәтта зур сәясәтче дә җавап таба алмас, чөнки вазгыять бик катлаулы. Монда бер якта – Европа берлеге, ә икенче якта – Русия. Украин булмаган хакимият өченче якта тора.

Янукович Украина имиджын җир белән тигезләде
Мин бүгенге хакимиятне "украин булмаган" дип атыйм. Алар украин халкы хакимияте түгел. Президент – бандит. Олигархия, караклык Русиядәге кебек анда. Русиядә икътисад җимерек хәлдә, ә Украинада тагын да начаррак. Европага кушылу өчен бу бик авыр киртә булып тора. Күп сүз сөйләнде, әмма җитди адымнар ясалмады. Кушылуга өч көн кала ул (Янукович) арты белән борылды да куйды. Ул бу карары белән Украинаның имиджын җир белән тигезләде", ди Дорошенко.

Ул ил Европа белән кулга-кул тотынып яшәп киткәндә генә үсеш алачагын белдерә. "Теоретик яктан без Европага йөз тотарга тиеш, әмма бүгенге хакимият белән... Алар бит өч ел дәвамында Европага интеграция өчен бармакка бармак та сукмады. Бу бик җитди адым булырга тиеш иде", дип белдерә Дорошенко.

Ул Русиядән аерылуның җиңел булмаячагын әйтә. Русия белән кендекләребез береккән инде дигән сүзләрне бөтенләй кабул итә алмый. "Бик якын булсак та, без бер халык түгел. Озак еллар бергә булу бик якынайтты. Русиядән аерылу җиңел булмаячак. Аңа ныклап әзерләнү кирәк. Без Русиядән дошманлашып аерылырга тиеш түгел, ә хезмәттәшләр, нормаль партнерлар булып калырга тиеш. Әмма андагы (Украина) һәм мондагы (Русия) хакимиятләр турында бер генә яхшы сүз дә әйтә алмыйм мин", ди Дорошенко.

Уфада алар украин дус ишләре белән әледән-әле очрашып торалар. Киевтагы вазгыять катлаулангач, Дорошенко: "Кулларыгызны күтәрегез, кемнәр евроинтеграцияне хуплый?" дигән сорау да куйган булган. Берничә кешенең шунда ук кулын күтәрүен, ә күпләрнең битараф калганын әйтә ул.

Күпләр Европага йөз тотуның әһәмиятен аңламый
"Башкортстанда яшәүче украинарның Европа белән бергә булуын хуплаучылар күпчелек димәс идем мин, чөнки хәзер күпләр үзләрен украин дип яздырса да, алар йә катнаш никахлардан, йә монда туганнар. Алар украин рухлы түгел, тамырлары өзелгән, көчле ассимиляция бара. Күпләр Европага йөз тотуның әһәмиятен аңламый", ди Дорошенко. Шулай да ул Башкортстандагы бөтен украиннарның да илдәге хәлләргә нык борчылуын, үзара гел шуның турында гына сөйләшүләрен әйтә.

Дорошенко сүзләренчә, Русиянең дәүләт каналлары да үз тегермәненә генә су коя. "Булган вакыйгалар бөтен яклап та дөрес итеп күрсәтелми, Украина турында гел начар гына сайлап алына. Нигә алар бөтен Киевны тутырган халыкны күрсәтми соң?" ди Дорошенко.

Соңгы җанисәп Башкортстанда 39 мең украин яшәгәнне күрсәтә. Аның яртысына якыны Уфада көн күрә. Үз вакытында Башкортстанда украиннар гына яшәгән авыллар да булган. Аларның күбесе инде юкка чыккан. Кайберләрендә биш-алты өй бар, анда да карт-коры гына яши. Шундый авылларның берсе булган Әлшәй районындагы Казанканың әле күптән түгел генә 130 еллыгын бәйрәм иткәннәр. Тантанага бу авылдан чыккан хәзер төрле җирләрдә яшәүче украиннар җыелган.

Бүген Башкортстанда укриан рухында яшәп ятучы бер генә авыл калган. Стәрлетамак районындагы Золотоношка авылы ул. Дорошенко сүзләренчә, аңа XIX гасыр ахырында җиргә кытлык кичергән украиннар килеп нигез салган. Үзләре төпләнгәч, милләтәшләрен тартканнар.

Золотоношкада Советлар заманында бөтен республикага данлыклы миллионер колхоз булган. Әле бүген дә "Тарас Шевченко исемендәге колхоз" дип язылган такта эленеп тора. Бүген Башкортстан украиннары өчен бу авыл украин рухы сакланган бердәнбер мәдәни үзәк булып тора. Республикада яшәүче украиннарның "Кобзарь" милли-мәдәни үзәге дә монда эшчәнлек итә. Бөтен Русиягә бердәнбер булган украин мәктәбе дә бу авылда гына сакланып калган. Анда бөтен балалар да украин телен өйрәнә.