"Кул куюга әзерләнгән документ икенче төрле булып чыкты"

Җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, 2010 ел

Татарстан белән Русия арасындагы шартнамәнең 20 еллыгы уңаеннан аны әзерләүдә катнашкан элекке депутат Фәндәс Сафиуллин истәлекләре белән уртаклаша.
Шартнамә, референдум, 1990 елның 30 августы декларациясе - барысы да бер мәгънәгә, бер максатка юнәлгән документлар иде. Иреккә омтылу, тигез хокукка омтылу, бәйсезлеккә омтылу - өметебез шул иде. Татарстан бит башка республикалар кебек Федератив килешүгә кул куймады. Шартамә ул Русия белән мөнәсәбәтләрне раслаучы бердәнбер документ. Үзебезнең хокукларыбызны, бәйсезлегебезне яклап көрәшүдә тарихи әһәмияте бик зур бу шартнамәнең, эчтәлегеннән бигрәк - факт буларак.

Шартнамә имзаланганчы Русия белән өч ел сөйләшүләр барды. Ни кызганыч, кул куелган шартнамә ул өч ел буе барган сөйләшү һәм шунда ирешкән килешүләр белән бик тәнгәл туры килеп бетмәде. Кул куюга әзерләнгән документ икенче төрлерәк булып чыкты. Димәк тагын бер сөйләшү барган төсле булып чыга. Аны кем алып барганын белмим дә, белсәм дә әйтмим. Чөнки дәлилләргә кулымда документ юк. Чаршау артында бер килешү булгандыр, күрәсең. Нәрсәнедер төшереп калдырырга килешенгәндер. Әмма бу да шартнамәнең сәяси әһәмиятен киметми.

"Икенче шартнамә дә Татарстан файдасына булды"

Шушы шартнамәгә таянып Татарстан һәм Русия хөкүмәтләре арасында биш килешү төзелде - икътисади, социаль, мәгариф өлкәләрендә, сәнәгать өлкәсендә. Ул чактагы премьер-министр Мөхәммәд Сабиров инициативасы булды болар. Ул килешүләр Татарстан файдасына булды.

Икенче шартнамә республиканың икътисади вәкаләтләрен киметте, әмма аның кануни өстенлеге бар. Русия шартнамәне танып аерым канун кабул итте. Беренче шартнамә кануни дәрәҗәдә расланмаган иде. Икенче шартнамә Думада ратификацияләнде. Бу көчлерәк.

Тагын бер зур идея кертелде. Бу Татарстан Дәүләт шурасы комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм мәрхүм Туфан Миңнуллин тәкъдиме белән эшләнде. Ул да булса - Татарстаннан читтә яшәүче татарларга Татарстан тарафыннан ярдәм кулы сузу турында. Бу хокукыбыз безнең конституциядә дә, шартнамәдә дә бар.

Якын елларда иң мөһим әйбер (өченче шартнамәгә кадәр) - республиканы, президентны саклап калу.