Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кануннарны белеп эш итүче акыллы кешеләр юк"


Академик Индус Таһиров
Академик Индус Таһиров

Татарстан белән Русия арасында вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсенә 20 тулу уңаеннан академик Индус Таһиров белән сөйләштек.

Февраль аенда 1994 елда имзаланган Татарстан белән Русия арасындагы шартнәмәгә 20 ел тула. Тарихчы галим Индус Таһировтан, шартнамә әзерләнгән вакытта 20 елдан нәрсә булыр дип күз алдыгызга китердегезме, дип сорадык.

– Җиңел булыр дип уйламадым. Азатлыкны империя эчендә яулау ул бик авыр нәрсә ул. Бүген дә "без беттек" дип яшәү һич кенә дә дөрес түгел. Беренчедән, кабул ителгән документлар барысы да тарихта бар, алар югалмаган. Аларда безнең бәйсезлегебез күрсәтелгән. Безнең декларациядә "без Русия составында" димәгән. Ул документ - тулы бәйсезлек игълан итү документы. Аны без референдум белән ныгыттык, халык фикере белән. Соңгы шартнамәдә, 2007 елда кабул ителгән шартнамәдә "бу шартнамә Русия һәм Татарстан конституциясеннән һәм беренче шартнамәдән чыгып төзелә", дип язылган. Референдум танылган икән, көрәшебезне дәвам итәргә туры мөмкинлегебез бар.

– Шартнамә булган хәлдә дә Татарстан якын арада президент атамасын югалтырга мөмкин, республика статусы киләчәге өчен дә борчылулар бар. Ни сәбәпле шулай килеп чыкты? Документны тормышка ашыруда хата киткәнме?

– Хата кешеләрдә. Русия конституциясенең 77нче маддәсендә "төбәкләр, шул исәптән республикалар үзләренең эчке төзелешләрен үзләре мөстакыйль рәвештә билгели", дигән. Димәк ул президент атамасын да үзе билгели. Менә шуны да искә алып эш итүче кыю, акыллы кешеләр юк. Курыкмаска кирәк.
XS
SM
MD
LG