Казанда "Миргазиян" ("Әл-Ихлас") мәчетенең манарасы сүтелә

Your browser doesn’t support HTML5

8 апрель иртәсендә Казанның “Миргазиян” (“Әл-Ихлас”) мәчетенең манарасын сүтәргә дип эшчеләр җибәрелгән. Хакимиятнең манараны башкача төзергә җыенуы әйтелә.

8 апрель иртәсендә Казанда Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Айрат Хатмулла “Миргазиян” (“Әл-Ихлас”) мәчетенең манарасын сүтәргә җыеналар дип Азатлык хәбәрчесенә әйтте. Бу хәбәрне тикшерергә дип мәчеткә бардык.

Берничә ел элек “Әл-Ихлас” исемендә йөргән һәм көч кулланып мәхәлләсе таратылган мәчет янына 10:30да без килгәндә беркем дә юк иде инде. Гыйбадәт йорты таш дивар белән әйләндереп алынган һәм барлык ишекләре бикле булды. ТИҮ вәкилләренең сүзен раслап, манарага таба катлы-катлы тимер торбалар (леса) куела башлавын күрдек. Тышкы яктан мәчетнең төзекләндерү эшләренең күпчелек эше башкарылган иде, ишекләр, тәрәзәләр куелган, түбә ябылып, иске манара калай белән тышланган, ае бар.

Айрат Хатмулла

Көннең икенче яртысында ТИҮ вәкиле Айрат Хатмулла безгә иртән мәчетне төзекләндерергә тиешле эшчеләр белән булган сөйләшүләрнең фото һәм аудио язмасын җибәрде. Алар мәчетнең элекке мәхәлләсеннән булган берничә кеше белән “Әл-Ихлас”ның хәзерге манарасының сүтелүенә каршылык белдергеннәр.

Аудио язмадан ишетелгәнчә, “Төзелеш” ширкәтенең Фәрит исемле бригадиры Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин “Әл-Ихлас” мәчетенең иске манарасын сүтеп, яңача проект булдырып, яңа манара куярга кушуларын җиткерә. Шунда ук төзүчеләр июнь-июль айларында мәчетне тулысынча эшләп бетерергә теләүләрен әйтә.

Фәрит Салман

“Ни өчен манараны сүтәләр?” дип “Миргазиян”га имам итеп билгеләнгән Фәрит хәзрәт Салманга шалтыраттык. Ул ТИҮ, мәхәллә вәкилләренә манара сүтелүгә борчылмаска киңәш итте, мәчет тирәсендәге барлык эш-хәрәкәтләрнең үзе һәм тиешле идарәләр тарафыннан контрольдә торуын белдерде.

“Миргазиян” мәчетенең иске манарасы алынып, яңасы урнаштырылачак. Искесе инде мәчетнең гомум күренешен бизәми иде, шуңа күрә яңаны эшләтәбез. “Миргазиян” мәчетендә, белгәнегезчә, төзекләндерү эшләре бара, элекке күңелсез хәлләрне истә тотып, эш барышын Татарстанның диния нәзарәте дә, республиканың җитәкчелеге дә кызыксынып тора”, диде Фәрит Салман.

2012-2013 елларда Татарстан мөселманнары диния идарәсенә буйсынмаган Әл-Ихлас мәчетенә йөрүче мөселманнар хакимият тарафыннан күпсанлы эзәрлекләүләргә дучар булды, Хизб ут-Тәхрирчеләр оясы булуда гаепләнде, мәчетнең элекке имамы Рөстәм Сафинны ике елга иректән мәхрүм итеп мәчетнең исемен "Миргазиян" дип үзгәрттеләр һәм имам итеп Фәрит Салманны куйдылар.