Accessibility links

Коръән тәрҗемәсенә каршы чыккан Салманны Казан мәчете имамы итмәкчеләр


Фәрит Салман
Фәрит Салман

Казанның Мәскәү районында яңадан төзелеп килүче элекке “Әл-Ихлас” мәчетенә имам итеп Фәрит Салманны куйганнар дип хәбәр бар. Ул инде мәчет мөтәвәллияте белән очрашкан.

Казанның Мәскәү районындагы экстремистик дип ябылган һәм имамы иректән мәхрүм ителгән элекке "Әл-Ихлас" мәчете урынында яңа гыйбадәт йорты төзелеп килә. Аның инде ишеге, тәрәзәсе, түбәсе, манарасы һәм ае бар, әмма эчке ягында эшлисе эшләр әлегә күп.

Узган атнада тирә юньдәге мөтәвәллият җыены узган. Анда мөфтият ягыннан Коръән үзәге җитәкчесе Фәрит Салман килгән. Мөтәвәллият Салман сүзләреннән чыгып, аның мәчеткә имам итеп билгеләнүен аңлаган.

Моны ачыклауны теләп Азатлык Татарстан мөфтиятенә шалтыратты. Мөфтиятнең идарә җитәкчесе Ришат Хәмидуллин: "Мин бу мәсьәлә белән шөгыльләнмим, шуңа әйтә алмыйм. Мине әле күптән түгел генә мөфтият идарәсе җитәкчесе итеп билгеләделәр. Соңрак шалтыратсагыз, мин сезгә кемгә мөрәҗәгать итеп булачагын хәбәр итәрмен", диде.

Әмма соңрак инде Хәмидуллин шалтыратуга җавап бирмәде.

Шуннан Азатлык мөфтиятнең матбугат үзәге җитәкчесе Әхмәт Халиковка шалтыратты.

"Әле бит бу расланмаган. Сез Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдингә шалтыратыгыз, чөнки Казан мәчетләре турында аларда мәгълүмат күбрәк. Бу турыдан-туры аларга карый", диде ул.

Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин аңарда да Салманның имам итеп билгеләнүе турында хәбәр барлыгын әйтте.

"Башка артыгын берни дә әйтә алмыйм, чөнки аның әмерен мөфтият әзерли бит. Безнең хәзер имамнар мөфти әмере белән куела. Мөфтият белмәгәч, алайса, мин дә белмим дип әйтәм ", диде ул.

“Безгә андый кеше кирәкми”

Әлеге мәчеткә күптәннән йөргән мөтәвәллият вәкиле Мөхәммәт абый Әюпов, Фәрит Салманны куйсалар, бу мәчеткә йөрмәячәген әйтә.

"Мин риза түгел. Рәис Сөләйманов, Яна Амелиналар белән йөргән кеше бит ул. Сез ул кешеләрне беләсезме? Аларның дуслары бит ул. Безгә андый кеше кирәкми. Амелина белән Сөләйманов ислам диненең, Татарстанның һәм татар милләтенең ата дошманнары. Ата дошман гына да түгел, ә кара дошманнары. Романовларның 300 еллыкларын Сөләйманов белән бергәләп бәйрәм иттеләр бит.

Мин бу хәбәрне әле ишеттем генә. Мәхәллә утырышында булмадым һәм шуңа аларның фикерен белмим. "Звезда Поволжья" газетасын укучы Салманның кем икәнен яхшы белә. Аннары Сөләйманов Татарстанда 3 мең кораллы кеше урманнарда ята, диде. Имеш үтәкүренмәле урманнарда яталар. Шул вакытта Салман Татарстанга "Кавказ килде" дип куркытты.

Аны куйсалар, мин ул мәчеткә йөрмәячәкмен. Аның артына басып намаз укырга җыенмыйм. Заманында мөфти булган Госман хәзрәт Исхакый: "Аның артына басып намаз уку хәрәм" дигән иде. Ул инде моны 1990нчы елларда ук әйтте", диде ул.

1997-2001 елларда Үзәк Диния нәзарәтенең Татарстан мөфтие булган, Казанда Коръәнне өйрәнү үзәген җитәкләгән, державачыл карашлары белән билгеле булган Фәрит Салман кайбер мөселман китапларын, шул исәптән Коръәннең тәрҗемәләрен экстремизмга тикшерүне сорап Русия эчке эшләр министрлыгына хат язучыларның берсе. Бу хакта үзенең исламофобиясе белән танылган сәясәт белгече Роман Силантьев "Газета.ру"га әйткән иде.

Шулай ук Мәскәүнең куәт структуралары белән дә тыгыз элемтәдә торган Салман республикадагы ваһһабиларны дүрт катламга бүлеп карарга мөмкинлеге турында сөйләгән иде.

Беренчесе – руханиларның иң югары катламы. Мөфтилеккә Илдус Фәиз килгәнче, имеш, нәкъ менә алар Татарстан Диния нәзарәтен җитәкләп торган.

Икенчесе – гаммәви мәгълүмат чаралары, интернеттагы төрле форумнарда аңлату эшчәнлеге алып бара торган, бизнес белән шөгыльләнүче һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр урнаштыручы "интеллектуаллар".

Өченчесе – урта катлам руханилар, ягъни мәчет имамнары.

Дүртенчесе – яшьләр. Нәкъ менә алар турыдан-туры гади халык белән эшли. Әйтик, Изге Болгар җыены вакытында Болгарга килгән халык арасында бу җыенның дөрес түгеллеген дәлилләргә тырышып агитация алып бара, диде ул.

XS
SM
MD
LG