Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Рәис Сөләймановка карата шикаятьне тикшерә


Рәис Сөләйманов
Рәис Сөләйманов

Татарстан прокуратурасы Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе бүлеген җитәкләүче Рәис Сөләймановка карата шикаятьне тикшерү эшләре баруын белдерде.

Татарстан прокуратурасының матбугат вәкиле Равил Вахитов Азатлык радиосына Рәис Сөләймановка карата узган атнада тапшырылган шикаятьнең Казандагы Совет районы прокуратурасына тикшерүгә җибәрелүен белдерде. Канун нигезендә иң күбендә бер ай дәвам итәчәк тикшерү тәмамлангач, шикаять йә кире кагылачак, йә Сөләймановка карата эш ачылырга мөмкин.

Русия стратегик тикшеренүләр институтының (РСТИ) Идел буе бүлеген җитәкләүче Сөләймановны экстремистик эшчәнлектә гаепләп Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшингә һәм Татарстан баш прокуроры Кафил Әмировка "Алтын Урда" татар милли хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргали мөрәҗәгать иткән иде.

Сәфәргали сүзләренчә, Сөләйманов эшчәнлеге республикада “милләтара һәм динара низаг чыгаруга юнәлгән”. Аерым алганда, гаризада РСТИ оешмасы сайтында һәм федераль матбугатта урын алган язмалар турында сүз бара.

Данис Сәфәргали
Данис Сәфәргали
“Әлеге мәкаләләрдә Сөләймәнов татар халкын, Татарстан республикасын һәм ислам динен мыскыл итеп яза”, диелә гаризада. “Алтын урда” оешмасы җитәкчесе белдерүенчә, Сөләйманов – тулаем Татарстанга һәм аерым алганда аның хакимиятенә ышанычны какшату максатында сәяси заказ үтәүче политтехнолог.

Сәфәргали фикеренчә, Сөләйманов чимал белән сәүдә итүче халыкара ширкәтләр Татарстанның ягулык-энергетика комплексын көчсезләндереп арзан бәядән сатып ала алсын өчен тырыша, һәм аңа бу коррупцион эштә көч структуралары ярдәм итә.

Шуңа охшаш фикерләрне күптән түгел Азатлык радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәдә тарихчы этнограф һәм милли сәясәт белгече Дамир Исхаков та әйткән иде.

РСТИ 1992 елның 29 февралендә Русия президенты фәрманы нигезендә оеша. Бу институт федераль хакимиятне мәгълүматлаштыру максатыннан төзелгән иде. Бу хакта оешманың рәсми интернет сәхифәсендә дә әйтелә. Казан филиалы 2011 елның апрелендә “төбәктәге этнодини вәзгыятькә тышкы йогынты проблемнарын” өйрәнү максатында ачылды.

Данис Сәфәргали РСТИ оешмасы исеменнән эш итүче Рәис Сөләймановны милләтара низаг чыгаруда да гаепли.

“Мин чыннан да “Алтын Урда” хәрәкәте исеменнән прокуратурага мөрәҗәгать иттем. Безнең оешма фикеренчә, бу адәмнең эшчәнлеге ялган фактларга, махсус пропагандага, җәмәгатьчелек фикере белән идарә итәр өчен имеш-мимешләр язуга корылган. Мәсәлән, “власти Татарстана поддерживают сепаратистов, чтобы напугать Москву” дигән цитатны гына алыйк. Моны чып-чын, исбатланмаган гайбәт һәм республика җитәкчелегенә яла ягу дип саныйм. Шулай ук, “деревни Татарстана заселяют мигранты-фундаменталисты” дигән сүзләре шик тудыра. Безнеңчә, бу милләтара низаг һәм халыкта ксенофобик уйлар китереп чыгара”, диде Сәфәргали Азатлык радиосына.

Данис Сәфәргали РСТИның Идел буе бүлеген җитди оешма дип санамый. Аның сүзләренчә, бүлектә бер генә кеше эш алып бара һәм аның ролен югары бәяләргә кирәкми.

“Рәис Сөләйманов Татарстанның имиджын эчтән дә, тыштан да какшату белән шөгыльләнә. Имеш, биредә ваһабчылар, сепаратистлар һәм милләтчеләр җыелган. Гәрчә бу сүзләр дөреслеккә туры килмәсә дә, Татарстанда “этнократия” чәчәк ата, дип алдый. Белгәнебезчә, республика җитәкчелегендә бер генә милләт вәкилләрен түгел, ә шулай ук башкаларны да күреп була. Сөләйманов сүзләренчә, безнең җитәкчеләребез сепаратистларга ярдәм итеп тора, ваһабчылар белән кулга-кул тотынышып эшли. Нәтиҗәдә, Русия халкы арасында Татарстан имиджы какшый һәм федераль үзәк күзендә Татарстан ваһабчылар тулган бер дәүләт булып күз алдына килеп баса”, ди Сәфәргали.

Бу гаепләүләргә карата Сөләйманов Казанның бер интернет-сайтына үз фикерен әйткән. Сөләйманов белдерүенчә, “Алтын Урда” оешмасы нибары үз-үзенә пиар һәм реклама ясау белән шөгыльләнә. Русия президенты идарәсенең фәнни-аналитик оешмасы саналган РСТИ вәкиле Сөләйманов шулай ук Сәфәргалинең яла яккан өчен иректән мәхрүм ителү мөмкинлегенә дә ишарәли.

Данис Сәфәргали исә пиар турында сүзләрне көлке итеп кабул итә.

“Миңа калса, иптәш Сөләйманов үз-үзен артык мактап җибәргән. Аның исеме белән пиар һәм реклама ясап йөрергә ул бернинди бөек шәхес түгел. Ул башкалар кушкан эшне үтәүче бер шөреп кенә. Прокуратурага беренче мәртәбә генә мөрәҗәгать итмибез. Моңарчы “Урыс мәдәнияте җәмгыяте” әгъзаларын, “Ватандашлар берлеге” оешмасы эшчәнлеген тикшерүне сорап прокуратурага гариза язганыбыз бар иде. Бу очракларда да, Сөләйманов очрагында да безгә пиар кирәкми иде. Безнең максатыбыз – милләтара низаг чыгаручыларны һәм Татарстанның толерантлык “көймәсен” какшатучыларны җавапка тарту. Киләчәктә дә мондый оешмаларның эшчәнлеген күзәтеп барырга җыенабыз”, дип белдерде Азатлык радиосына Данис Сәфәргали.
XS
SM
MD
LG