Сахалин татарлары милләт һәм диннән читләшкән

Зәкия Вәлитова “Туган тел” үзәгенә килгән Сахалин татарларын Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыра

Биш меңләп татарның иллесе генә исламда. Калганнары чиркәүгә йөри. Сахалинга татарлар килеп урнашуга әле йөз ел да юк.

Сахалинга беренче татарлар 1930 елларда килеп урнаша. Шуннан бирле анда инде алтынчы буын үсеп килә. Аларның милли яктан да, дини яктан да татарлыктан читләшкәннәре олы буын вәкилләрен нык борчый. Шушы тынгысыз уйлары белән май башында Сахалин өлкәсеннән Казанга килеп киткән "Туган тел" үзәге рәисе Зәкия Вәлитова бүлеште. Олы яшьтәге татар апа-абыйларны Җиңү көненә Бөтендөнья Татар конгрессы чакырган иде.

Сахалин өлкәсендә биш меңләп татар яши. Зәкия ханым аларның берничә дистәсе генә исламда дип сөйләде.

"Сахалин өлкәсендә бүгенге көндә бер мәчет тә юк, 33 чиркәү бар. Аллага шөкер, Тәлгать Тәҗетдиннән имамнар җибәрелде һәм без бергәләп Южно-Сахалински гыйбадәт йортын төзедек. Үзәктә инде нәрсәдер бар, әмма үзегез беләсез, Сахалинда аралар бик ерак. Безнең төньякта Оха шәһәре бар, анда хәтта Южно-Сахалинскидан тәүлек барырга кирәк", дип сөйләде Зәкия ханым.

Сахалин татарлары бүген дини гыйлем, рухи азыкка зур мохтаҗлык кичерә. Аеруча да кечкенәдән дингә якын үскән өлкән буын үзенең башка дин традицияләре белән күмелүеннән курка. Кайберәүләрнең балалары әниләрен ислам буенча күмүгә ризалашмый, дип сөйләде Зәкия ханым.

"Беренче татарлар үзләрен татар дип тоя, язып калдыралар кәгазьгә, “мин үлсәм, мине татарча күмегез, күммәгез табутта” дип, чөнки алар беләләр - башка әбиләрне күмәләр русча, рус халкы традицияләре белән, шуңа күрә куркалар", дип сөйләде Зәкия апа безнең белән очрашуда.

Ике ел элек Южно-Сахалински шәһәрендә этномәдәни компонентлы татар мәктәбе эшли башлады. Анда татар теленнән тыш, татар тарихын, гореф-гадәтләрне, милли ашлар пешерергә өйрәтәчәкләр дип килешенгән иде. Татарстан мәгариф министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты дәреслекләр җибәрде. Сахалин татарларына бу ярдәм генә аз, аларга Татарстан белән тыгызрак элемтә һәм яклау кирәк. Алар да соңгы елларда хакимият басымын сизә башлаган. "Туган тел" укыту-мәдәни үзәгендә Мәүлид бәйрәмен уздырган өчен Зәкия апага штраф салынган.

"Мин штраф түләдем, чөнки безнең укыту-мәдәни үзәге Мәүлид бәйрәмен үткәрә. Ә без дини оешма түгел, әмма татар халкының гореф-гадәтләре бар. Һәм без аларны үткәрергә тиеш", дип сөйләде Зәкия ханым Вәлитова.

Якшәмбе мәктәбендә 70% укыту урыс телендә бара, чөнки балалар татар телендә генә аралашуга риза түгел. Аларның кайберләре ояла, икенчеләре моны кирәксенми. Хәтта бәйрәмнәрдә татар милли киемнәрен киюдән дә баш тарталар.