Казанда Салих Сәйдәшев искә алынды

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда Салих Сәйдәшев искә алынды

21 майда Казандагы һәйкәле янында атаклы татар композиторы Салих Сәйдәшевнең 115 еллыгы билгеләп үтелде.

"Халык мәхәббәте лауреаты" дигән исем астында оештырылган чарада 40тан артык чыгыш булды. Салих Сәйдәшевнең музыкаль әсәрләре яңгырады, шулай ук аңа багышланган шигырьләр дә укылды, милли татар биюләрен дә күреп булды.

Чара барышында Салих Сәйдәшевнең һәйкәленә чәчәкләр дә салынды.

Казанда композиторга багышланган музыка бәйрәмен башкаланың мәдәният идарәсе, Казан федераль университеты, "Сәйдәш" мәдәният үзәге бергәләп оештырды.

"Халык мәхәббәте лауреаты" музыкаль проектының авторы - Татарстан һәм Русиянең халык артисты Лима Кустабаева булды.

Казанда Салих Сәйдәшев искә алынды