Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәйдәш кемгә бар да, кемгә юк


Быелгы “Дулкыннар” бәйгесе Сәйдәшкә багышлана. Оештыручылар композиторның 110 еллыгына зуррак игътибар булмауга да аптырый. Алар Сәйдәш җырларындагы коммунизм, партия һәм колхоз сүзләрен дә алыштыру ягында.

Нәкъ Сәйдәш иҗатына багышланган бу беренче бәйге. Оештыручылар әйтүенчә, Татарстанның 5 төбәгендә үткән сайлап алу чараларында 1000нән артык бала һәм яшүсмер катнашкан. Алар арасыннан 300ләбе 4 март көнне булачак республика турында сыналачак. Ә иң-иң яхшылар 5 март көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында үтәчәк гала-концертта чыгыш ясый.

“Сәйдәш музее мөдире сүзләренчә, хөкүмәттәге кемдер Салих Сәйдәшнең 110 еллыгы - ул юбилей түгел, дигән. Кем әйткәндер белмим. Кем генә әйтсә дә, монда хаклык юк. Салих Сәйдәшнең, Габдулла Тукайның, Муса Җәлил – татар халкының бөек улларының һәр 10 еллыгы ул бөек юбилей кебек барырга тиеш”, ди Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев. Ул сайлап алу бәйгеләрендә жюрида булган.

Сәйдәш бәйгесе – бишенчесе


Нәкъ менә Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге “Дулкыннар” дип аталган чираттагы бәйгене Сәйдәшкә багышлаган. 2006 елдан башлап “Дулкыннар”ның үткәннәре Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнәшева, Фәнис Яруллин иҗатларын барлаган инде.
Миңгол Галиев

“Бу фестиваль башы гына. Ул дәвам итәргә тиеш. Бүгенге заман эстрада җырлары белән генә тәрбияләнгән балалар аның әсәрләрен белми. Татар халкының урынын дөнья халкы рәтендә саклау өчен Салих Сәйдәш, Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи кебек композиторларның әсәрләре белән тәрбияләү барса, димәк, безнең халкыбызның милли йөзе дә сакланачак һәм киләчәге дә булачак”, ди Миңгол Галиев.

“Эстрада – ритм никуда”


Шулай ук жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина да бүгенге татар эстрадасын тәнкыйтьли.

“Бүгенге татар эстрадасы “ритм никуда” дип атала. Заман музыкасы белән балаларны зомбиләштерәләр. Моны өстендә бик күп эксперименталь институтлар эшли. Аны дәлилләделәр, ул мәгълүм. Фестивальләрдә, концертларда заман җырларын тыңларга туры килә. Алардан арып-талып, хәлең бетеп чыгасың”, ди Сафиуллина.

Әлеге бәйге вакытында исә ул, балалар башкарган Сәйдәш әсәрләреннән илһам алып кайтканлыгын, әйтә. Дөрес, Салих Сәйдәш тә үз чорына күрә, шул заманның идеологиясен мактаган. Колхоз, коммунизм, советлар иленең якты киләчәге, партиягә багышланган шигырьләргә язылган җырлары да бар.

Мисал өчен, “Торсак та без төрле җирләрдә, без яшибез совет илендә” дигән сүзле “Дуслык җыры” да бәйге вакытында яңача яңгыраш тапкан. Аны балалар “дуслык илендә” дип башкарган. Ә Гөлзада Сафиуллина “татар илендә” дип җырларга да мөмкин, ди.

"Без яшибез татар илендә"

Бу җырны Мәскәүдән Роза Хәбибуллина “без яшибез татар илендә” дип үзгәртеп җырлаган инде, дип дә әйтәләр. Гомумән, Сәйдәшнең 110 еллыгына багышланган бәйгене оештыручылар күп кенә шигырьләрдәге коммунизм, партия, совет һәм башка шундый бүгенге көн рухына туры килмәгән сүзләрне алыштырсаң яшьләрне рухландыра торган җырлар кабат туарга мөмкин дигән карашта.

“Җир һәм җиһан чигендә, зур сыналу көнендә
Тугансың татар иле.
Ватанлы илең торган, кояшлы көне булган
Җиреңә кайтар мине...”, дип Гөлзада Сафиуллина сүзләрен үзгәртмичә дә халыкка гимн булырдай Сәйдәшнең бер җырын укып та күрсәтте.

Чаллы белән Түбән Кама бәйгедә катнашмаган

“Дулкыннар” җырлар башкаручылар бәйгесе генә түгел. Монда яшь сүз осталары, рәссамнар, оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр дә катнашкан. Тик менә Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә генә мәгариф һәм мәдәният идарәләре теләктәшлек күрсәтмәгән. Аларда сайлап алу турлары үтмәгән. Республиканың 38 районы һәм Казан Сәйдәшне һәм аның иҗатын хуплаган.
XS
SM
MD
LG