Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов татар теле турында: Ун елдан соң нәтиҗәсе булачак


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Ул татар теленең кирәклеген тоярга кирәк диде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелгән татар проектларының нәтиҗәсе 10 елдан соң күренәчәк дип саный. Бу хакта ул бүген Казан Кирмәнендә татар зыялылары белән очрашу вакытында әйтте.

Миңнеханов Татар теле һәм туган телләре комиссиясенең абруе артуын һәм бу юнәлештә эшне алып барачагын белдерде.

"Бу җыелу бик мөһим. Үзгәреш бар. Без уйлаганча, бер 10 елдан соң аның нәтиҗәсе булачак. Бөтен министрлыклар, барыбыз да бу юнәлештә эшләргә тиеш", диде ул.

Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

Миңнеханов фикеренчә, татар теле үсеше өчен "аның кирәклеген тою кирәк".

"Әгәр дә үзебез үрнәк булмасак, без ничек башка өлкәдәге, чит илдәге татарлар белән эшләргә тиеш? Без бит — Татарстан республикасы. Анда бер шарт та юк. Алар ничек тә үзләрен сакларга тырыша. Бездә бөтен шарт бар, менә дигән. Кем нинди теләк белән килә, без ул теләкне хәл итәбез. Татар телен генә түгел, чуаш, мари, удмурт телен дә тигез күрәбез. Без барыбыз да урыс телен урыска караганда яхшырак белергә тиеш. Урыслар үзләре дә үз телен бөтенесе дә белми. Безнең өчен аның бер авырлыгы да юк. Безгә татар теленең кирәклеген табарга кирәк. Проблем нәрсәдә: һәр җирдә ничек куллансак та, аның кирәклеген тоярга кирәк. Беренче чиратта — гаиләдә, чөнки аның базасы шунда саклана. Шуннан соң бу телне өйрәнергә кирәк дип уйларга кирәк. Без укыганда татар телен урыс малайлары да укый иде, алар татарча белмәсәң уңайсыз булачагын аңлый иде", диде ул.

  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • 2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстан президенты каршындагы Татар теле комиссиясен фактик рәвештә юк ителеп, аның урынына "татар теле һәм туган телләрне саклау һәм үстерү" комиссиясе булдырылды. Комиссия акчасы (моңа кадәр елына 150 миллион сум дип хәбәр ителде) хәзер дәүләт теле булган татар теленә генә түгел, башка милли телләргә дә тотыла. Кайбер татар активистлары комиссиядән чыгарылды. Активистлар бу үзгәрешләр татар теленә игътибарны киметә дип саный.
  • Украина сугышы һәм Русиядә мобилизация игълан ителү сәбәпле Татарстаннан да күп кеше күчеп китте. Китүгә милли хәрәкәт вәкилләрен, журналистлар һәм активистларны эзәрлекләүләр этәрде. Республикада милли проектлар дәүләтләште һәм активистларга карата басым артты.
  • 🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG