Уфа халыкара җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә

Your browser doesn’t support HTML5

Уфада саммитларны яктырту өчен матбугат үзәге ачылды

ШОС һәм БРИКС саммитларына кунаклар килә. ​Алдагы көннәрдә Уфа мөһим халыкара сөйләшүләр үзәгенә әйләнә. Башкала халкына уңайсызлыклар башлана.

8 июль көнне чит илләр җитәкчеләре Уфага килеп бетә. Аларның кайберләре белән брифинглар да каралган. 9 июль көнне БРИКС саммиты, ә 10 июльдә ШОС илләре вәкилләре җыены үтәчәк. Биредә Русия президенты Владимир Путин 11 ил җитәкчеләре белән ике яклы аерым сөйләшүләр дә алып барачак.

8-10 июль көннәрендә Уфада халыкара саммитлар эшләячәк. Атап әйткәндә, 8-10 июльдә БРИКС, 10 июльдә ШОС саммиты узачак. 9 июльдә аларның уртак утырышын уздыру каралган. Чарага 16 дәүләт җитәкчесе киләчәк, алар арасында Кытай дәүләте башлыгы Си Цзиньпин, Һиндстан президенты Пранаб Кумар Мукерджи, Бразилия президенты Дилма Русеф, Көньяк Африка республикасы президенты Джейкоб Зума, Әфганстан дәүләте башлыгы Гани Ахмадзай, Белоруссия президенты Александр Лукашенко булачак.

Көньяк Африка республикасы президенты Джейкоб Зума Уфа һава аланында

Иң беренче булып Уфага 7 июльдә Көньяк Африка президенты килде. Аны Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов каршы алды. Владимир Путин Уфага 8 июльдә киләчәк.

Саммиттагы иң беренче чара – 8 июль көнне Holliday Inn кунакханәсендә БРИКС шурасы вәкилләре утырышы. Анда инвестиция багланышлары, уртак өлгеләр, сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне җиңеләйтү юллары турында сүз барачак. Сөйләшү нәтиҗәләре нигезендә декларация имзаланачак.

9 июльдә БРИКС шурасы вәкилләре әлеге бишлеккә керүче Бразилия, Һиндстан, Русия, Кытай, Көньяк Африка җитәкчеләре белән очрашачак. Анда алдагы хезмәттәшлек турында сүз барачак дип көтелә.

Русия президенты Путин 8 июль көнне Кытай, Һиндстан, Көньяк Африка, Белорус һәм Таҗикстан җитәкчеләре белән икеяклы сөйләшүләр дә уздырачак. 9 июльдә аның Иран, Бразилия һәм Казакъстан, 10 июльдә Әфганстан, Үзбәкстан һәм Пакстан президентлары белән шундый ук сөйләшүләр каралган.

Уфа халкы өчен уңайсызлыклар башланды

Конгресс-һолл

Мәсәлән, Уфа һава аланына машинада бару авырлашты. Анда бары тик бер урында кыска гына вакытка туктап, пассажирларны төшерергә мөмкин, аз гына вакытка да машинаны калдыру тыелган. Уфа һава аланында халыкара чартер очышлар да туктатылды.

Төп чаралар узачак Конгресс-һолл тирәсендәге урамнарда хәрәкәт итү тыелды. Саммитка килүчеләр тукталган кунакханәләр тирәсендә машиналарны калдыру шулай ук тыелган.

Саммит узган бистәдәге оешмаларда эшләүчеләр ялга җибәрелгән. Шулай ук Уфаның күп кенә башка оешма һәм ширкәтләрендә эшләүчеләр дә чаралар узган вакытка ялга китте. Алар арасында Башкортстан елга порты да бар. Елга порты Агыйдел елгасы буйлап корабларда йөрүнең 12 июльгә кадәр туктатылуын хәбәр итте.

“Башкортостан” кунакханәсе янындагы 44нче санлы дәваханә дә 12 июльгә кадәр авыруларны башка урында кабул итә.

Сукбайлар Уфадан читкә алып кителә

Рәсми булмаган чыганаклар башкаладагы торыр урыны булмаган сукбайларның Бөре районына җибәрелүен ирештерде.

Конгресс-һоллга якын урнашкан Башкортстан дәүләт университеты ишекләрен ябып, укырга керергә теләүчеләрне башка урында кабул итә башлады.

Башкала урамнары полиция хезмәткәрләре белән тулды. Алар һәр күпер, һәр чат, тукталыш саен сакта тора. Башкала хакимияте мөмкинчелеге булганнарга Уфадан читкә чыгып торырга киңәш итте.

Автомашиналар чаралар барган урыннарга гына уздырылмаячак, калган урамнарда кортежлар узганда гына тоткарлык булачак, кунаклар киткән 10 июльдә башкаладан чыгу авыр булачагын искәртәләр. Уфада җәмәгать транспорты да күзгә күренеп кимеде.

Саммитлар алдыннан Уфаның күзгә күренеп ямьләнүен дә әйтергә кирәк. Башкарылган иң зур эшләргә килгәндә, Уфа һава аланын, Опера һәм балет театры бинасын, Кәрвансарай ихаталарын төзекләндерү, “Нефтьче” мәдәният сараен төзекләндереп Дәүләт концертлар залы итеп үзгәртү, заманча җиде кунакханә төзү, “Җиде кыз” фонтанын ачуны атарга була.