Accessibility links

Кайнар хәбәр

ШОС һәм БРИКСка әзерлек тәмамлануга бара


Уфада Агыйдел яр буе төзекләндерелә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:41 0:00

Уфада Агыйдел яр буе төзекләндерелә

Халыкара саммитларга әзерлек тәмамлануга бара. Тәүлек әйләнәсе юлларны төзекләндерү, эсседә эрегән асфальтны кабат эшләү, ямау салулар, күзгә ташланып торган килбәтсез биналарны баннерлар белән каплап яшерү кебек эшләр бара.

Халыкара саммитлар башланырга санаулы вакыт калып бара. Элегрәк хәбәр итүебезчә, чараларга 10 меңнән артык кеше килүе көтелә. Кытай, Бразилия, Һиндстан, Көньяк Африка, Казаъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан илләре башлары, алар белән ярдәмчеләре, министрлары, сакчылары һәм берничә йөз гәзит һәм телеканал журналистлары киләчәк. Шулай ук Беларус президенты Александр Лукашенко да чарада катнашырга ышандырган, Әфганстан президенты Ашраф Гани Ахмадзай һәм Иран лидеры Хәсән Рухани да күзәтәчеләр буларак форумда катнашырга җыена.

Саммитлардан соң ШОС оешмасына Һиндстан белән Пакстан да керер дип көтелә. Чарада үзара хезмәттәшлек һәм хәл ителәчәк башка мәсьәләләр арасында яңа халыкара банк төзү дә бар. Ул дөньядагы иң зур банкларның берсе булачак. Халыкара валюта банкына көндәш булачак бу банкны ачу өчен 100 миллиард доллар акча бүленгән. Банкның штаб-фатиры Кытайда булачак, аның белән Һиндстан вәкиле җитәкчелек итәчәк. Үзара хезмәттәшлеккә килгәндә, Башкортстанда Көньяк Африканың Bell үзбушаткыч йөк ташу машиналарын җыю башланды да инде. Алар Нефтекама автомобильләр заводында җыела. Якын көннәрдә тәүге үзбушаткычны сынау эшләре башланачак.

Саммитларны Русиянең төрле төбәкләреннән китерелгән Hyundai җиңел автомобильләре хезмәтләндерәчәк. Барлыгы 232 автомобиль тапшырылган. Аларның 89 белән Русия президенты идарәсе, калганнары белән “Башавтотранспорт”ның машина йөртүчеләре идарә итәчәк. Шуларга өстәп тагын 270 автобус һәм микроавтобус эшләячәк.

Саммитларга 12 миллиардка якын акча бүленгән. Шуларның 6 миллиарды шәхси инвесторларның кунакханәләр һәм башка инфраструктуралар төзүгә, “Уфа” һава аланын зурайту, Агыйдел буен ныгыту, тулай торакларны әзерләү өчен федераль казнадан 2,5 миллиард,Конгресс-холл һәм форум узачак башка урыннарны төзекләндерү өчен республика казнасыннан 2 миллиард, шәһәрне төзекләндерү өчен Уфа казнасыннан 600 миллион сум акча бүленгән. Кунакларны йөртү, ашату, матбугат үзәген төзү дә федераль казна исәбенә башкарыла. Әйткәндәй, матбугат үзәге чара уза торган Конгресс-холл бинасы янындагы мәйданда төзелде. Шунда ук “Ватан” исемле этник парк та эшләячәк. Җиде тирмәдән торган бу этник парктка башкорт халкы йорт-көнкүреше, кул эшләре, кием-салымнары, табигате турында бай күргәзмә-мәгълүмат тупланган.

Төзелеш барган кайбер урыннарны, иске биналарны баннерлар белән каплыйлар. Мәсәлән, Революционная һәм Запотоцкий урамнары чатындагы йорт җимерекләре бик күркәм баннер белән капланган. Зәңгәр тәрәзә капкачлы курчактай өй, янәшәсендә каен агачлары. Әлеге “ямау” уңаеннан интернетта фикер алышу башланды. Аларда бу алдакны сизмәс өчен узган машиналарның тизлеге күпме булырга тиешлеге, проблеманың ни өчен шулай хәл ителүе хакында сөйләшәләр. Баксаң, андагы шәхси йорт 2012 елда ук янган булган. Хуҗалары башка урында яши. Шәһәр хакимиятенең кеше милкенә тияргә хокукы булмавы сәбәпле, җимерекләрне шулай яшергәннәр.

Каеннар кочагындагы курчак йорты
Каеннар кочагындагы курчак йорты

XS
SM
MD
LG