Уфада биш йолдызлы Шератон отеле файдалануга тапшырылды
Тугыз катлы кунакханәнең кайбер бүлмәләре илбашлыклары өчен әзерләнгән. 9-10 июльдә Уфада узачак ШОС һәм БРИКС саммитлары көннәрендә Уфага ил җитәкчеләреннән тыш бизнес вәкилләре дә җыелачак. Кунакларны урнаштыру өчен Уфада барлыгы җиде яңа кунакханә төзелде. Алар, шул исәптән Шератон инфесторлар акчасына төзелгән. Бу эшләргә 10 миллиард сум акча кертелгән дип исәпләнелә. Бу саммитларның гомумән күпменә төшүе әлегә билгесез. Башкортстанның саммитларны уздыру өчен җаваплы министры Руслан Мирсаяпов әйтүенчә, бу саннар соңрак мәгълүм булачак.
бәйле язмалар
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?