Чәкчәк музее яңа бина эзли

Your browser doesn’t support HTML5

Хакимият һәм җәмәгатьчелек вәкилләренең музейны яклап чыгуына карамастан, Чәкчәк музее Мәрҗәни мәчете белән аренда низагында җиңә алмады. Музей ишеге 11 сентябрьдә ябылды. Хәзер елына җиде меңләп кеше кабул иткән әлеге мили проект хуҗалары яңа урын эзли.