"Канунны хупламасам да, кулымны күтәрәм – Думада андый хәлләр була"

Русия думасына Татарстаннан сайланган Виктор Пешков журналистлар белән очраша. Казан, 21 гыйнвар

Русия Дәүләт думасына Татарстаннан сайланган, КПРФ фракциясе вәкиле Виктор Пешков 21 гыйнвар журналистлар алдында эшчәнлеге турында хисап тотты. Калган депутатлар хисап белән чыгыш ясарга ашыкмый.

Татарстан Дәүләт шурасында матбугат вәкилләре белән очрашу, хисап тоту – депутат Пешков өчен беренче тапкыр. Ул моны ешрак оештырырга кирәк дигән фикер белдерде. Журналистлар белән очрашу башында ук Пешков русиялеләр өчен уңай канун проектлары күп булды дип сөйләде.

“Дәүләт думасы тарафыннан 480 канун проекты узды, шуларның 478се Федерация шурасы, Русия президенты тарафыннан имзаланды, кабул ителде. Русия ватанташларының тормышларын җиңеләйтер өчен Ерак Көнчыгышта җир мәсьәләсенә бәйле, армиядә хезмәт итүчеләргә ялга кайту турында канун имзаланды. Ел азагында зур шау-шу куптарган “Платон” системасына каршы чыктылар, “дальнобойщик”ларга штраф күләмен киметтек. “Ана капиталы” дәүләт програм нигезендә түләүләр арттырылмаса да, ул тагын өч елга озайтылды. Теләгән кеше яңа канун ярдәме белән ике паспортка ия була ала. КПРФ тарафыннан инициативалар шактый булды”, дип сөйләде ул.

Депутат Русиядә болай да тискәре мәгълүмат күп дип, күбрәк уңай вакыйгаларга басым ясады. Татарстанның мәнфәгатьләрен яклау турында да сүз чыкмады.

Уңай кануннар күп булды дип әйтсәләр дә, Русия Дәүләт думасының алтынчы чакырылыш депутатлары тарафыннан җәмәгатьчелектә каршылык тудырган, зур шау-шу куптарган кануннар аз булмады. Бу чит илләрнең Магнитский исемлегенә кергән түрәләр өчен үч итеп “Дима Яковлев” кануны да, урам җыннарына чыгучыларга штраф күләмен арттыру да, чит ил агентлары, гей пропаганданы тыю турындагы кануннары да. Бу – әвеш-тәвеш китереп бик җитез генә тавыш биреп гамәлгә кергән ахмак кануннарның берничәсе генә. Моннан тыш депутатлар әле дә бер-берсен уздырып тузга язмаган канун өлгеләрен яңгыратып кына тора.

Русия Дәүләт думасының алтынчы чакырылыш депутатлары эшләгән вакытта федераль үзәктә урыс теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе дә барлыкка килде. Концепция милли мәгарифне тамырдан кисә. Бу концепциягә карата Татарстан Дәүләт шурасы да, Татарстан хөкүмәте дә ризасызлык белдерде, әмма федераль үзәктә утыручы Татарстаннан сайланган депутатлар шым гына дәшмичә калуны хәерлерәк дип санады.

Азатлык радиосы Виктор Пешковтан шау-шу тудырган кануннар өчен ничек тавыш биргәне турында, мәсәлән, “Дима Яковлев” кануны гамәлгә кергәне өчен үкенү хисе бармы дип кызыксынды.

“Дима Яковлев кануны – ул фракция инициативасы. Бу очракта шәхси мөнәсәбәт тә, берсенең дә теләге кабул ителми. Принципиаль мәсьәләләр каралганда барысы да бертавыштан кул күтәрә. Киң җәмәгатьчелеккә чыгару өчен түгел, сезгә әйтәм: әйе, мин дә ул канун өчен тавыш бирдем. Үземне аклап утырмыйм, әмма шәхсән аны дөрес канун дип санамыйм. Парламентта була андый хәлләр: фракция кабул иткән карардан син читкә тайпыла алмыйсың.

Урыс теле концепциясенә килгәндә, урыс телен өйрәнергә кирәк, камил белү мөһим. Мәгариф системасы урысча, безнең дәүләт теле – урыс теле. Европада укыйсың килә икән, инглиз теле кирәк, Кытайда – кытай теле. Татарстанда укый икән, шулай ук урыс теле кирәк. Татарстанда Конституция нигезендә ике дәүләт теле икән, без ике телне дә өйрәнәбез, укыйбыз. Федераль үзәкне Татарстанга басым ясаудан кисәтер идем. Төбәкләр бу мәсьәләне үз хәл итсен, уртак тел табу кирәк. Татарстанда үз милли мәгариф системасы бар, ул сакланырга тиеш. Яшьрәк булсам, татар телен үзем дә өйрәнер идем.

Дәүләт думасында әлегә бу концепцияне кабул итү турында сүз кузгатылмады, кичектерелде. Тавыш бирергә вакыт килеп җиткәч, Татарстан өчен уңай булсын дип тавыш бирәчәкмен”, диде ул.

Виктор Пешков Дәүләт думасында Татарстан президенты атамасы турында сүз куертылмый дип әйтте. “Иң мөһим мәсьәлә булса, ниндидер сүз булыр иде. Кремльдә Татарстанны нишләтергә икән дип баш кашый торгандыр, әмма бу мәсьәләгә әлегә кагылмаслар дип уйлыйм. Канун бар, әмма аны онытырга да, күз йомарга да мөмкиннәр”, диде ул.

Депутат федераль үзәккә дә тел-теш тидерми хәле булмады. "Нефть бәясе төшә, рубль аска тәгәри, кешеләрнең яшәү дәрәҗәсе кими, Русиянең икътисады чимал табып сатуга гына корылганга күрә үсеш юк. Чит илләр белән дә мөнәсәбәтләр төрлечә. Казакъстан белән дусларча йөрибез, әмма күптән түгел аның чигендә хәрби күнегүләр узды. Беларус та безне хуплап тормый", дип сөйләде.

Дәүләт думасында Татарстаннан депутат булып утырган 15 депутат бар, шуларның икесе – КПРФ, калганнары “Бердәм Русия” фиркасеннән сайланучылар. Азатлык Илдар Гыйлметдинов, Фатих Сибагатуллин, Айрат Хәйруллин 5 ел эшчәнлеге турында хисап тотачакмы дип сораштырды.

Илдар Гыйлметдинов ярдәмчесе Елена Кривцова хисап тотуга басым ясамаска киңәш итте. “Гыйлметдинов өч айга бер тапкыр журналистлар белән очраша. Киләсе очрашу 2 февральгә билгеләнде, әмма аны бөтен эшчәнлеге өчен хисап тоту буларак кабул итәргә кирәкми”, диде. Фатих Сибагатуллин исә, “сайлауларга кадәр әле эшлисе эшләр шактый, хисап тотарга иртәрәк. Әмма алтынчы чакырылыш депутатларның эшчәнлеге тәмамланганчы хисап бирү планда бар”, диде безгә.