Себертатарлар Омскида Ермакка һәйкәл куюга каршы

Омски шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте идарәсе әгъзасы Фәгыйлә Чумарова Ермакка куелачак һәйкәл нигезе янында

Омски өлкәсе хакимияте 29 июльдә Себерне яулап алган атаман Ермакка һәйкәл куярга җыена. Себертатарлар һәйкәлгә протест белдерә, имза җыялар.

Омски хакимиятләре шәһәрнең 300 еллыгы уңаеннан Себерне яулап алган Ермакка 29 июльдә һәйкәл куярга җыена. Шәһәрнең "Советский" паркында һәйкәлнең нигезен ясап куйганнар инде.

Себертатарлар Ермак һәйкәленә каршы. Халыктан имза җыялар һәм аны Омски өлкәсе һәм шәһәре җитәкчелегенә тапшырырга җыеналар.

Себертатарларның иҗтимагый оешмасы һәм активистлар алдан Ермак һәйкәленә каршы булуларын белдерү өчен видео-мөрәҗәгать әзерләп, аны хакимияттәгеләргә җибәрде.

"Бу һәйкәлне кую Себернең асаба халкы булган себертатарларның милли хисләрен мыскыллау булып тора. Бу һәйкәлне куеп халык күңелендәге авыр кичерешләрне искә төшермәскә, ә узара аңлашып һәм хөрмәттә яшәүгә чакырган мемориаллар ачарга кирәк", диелә әлегә мөрәҗәгатьтә.

Хакимиятләр Омскида Ермакка һәйкәл куюны ашыгыч рәвештә хәл итте дияргә була. Июнь уртасында Ермак һәйкәле проекты белән Омски өлкәсе губернаторы Виктор Назаровны таныштырдылар. Ул хуплаган.

Себердә Ермакка һәйкәл кую әледән-әле күтәрелеп тора. Июнь уртасында Төмән өлкә думасында "Төмән җирен үзләштерү тарихында шәхесләр һәм архитектура" дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүендә дә Ермакка һәйкәл кирәклегенә басым ясалды. Аңа кадәр, узган елның көзендә, Төмәннең "Тура" бистәсеннән (халык арасында атамасы "Лесобаза") шәһәр думасы депутаты Альбина Селезнева Ермакка һәйкәл куюны күтәреп чыккан иде. Төмән өлкәсенең себертатар иҗтимагый оешмалары кискен каршылык белдереп килгәнгә хакимиятләр Төмәндә Ермакка һәйкәл кую карары кылырга җөръәт итми.

Фотогалерея: Русия шәһәрләрендә Ермак һәйкәлләре

Русия шәһәрләрендә Ермак һәйкәлләре

Русия патшаларга, баскыннарга һәйкәл кую дулкыны эчендә. Казанда Әби-патшага һәйкәлнең кая куелачагы әлегә кадәр игълан ителмәде. Дөнья татар яшьләр берлеге башкала хакимиятенә халык фикере өйрәнелергә, киң җәмәгатьчелек тыңлаулары үтәргә тиеш дип белдерсә дә, бу эш башкарылмады. Халыкка проектларга интернет аша тавыш бирү һәм кая куюны сайлау мөмкинлеге генә бирелде. Хакимиятләр Казанда Әби-патшага һәйкәлнең кая куелачагын әлегә игълан итмәде.