Казанда туризмны үстерү програмында миллилекне арттырырга тәкъдим итәләр

2016 ел җәендә Казанда Иске татар бистәсендә Сабантуйга бүләк җыю бәйрәме үткәрелгән иде

1 ноябрь Казан шәһәр Думасы утырышында Казанда туризмны үстерү юнәлешендә башкарылган эшләр тикшерелде һәм киләчәккә теләк-тәкъдимнәр тыңланды. Җыенда чыгыш ясаган "Казан сәяхәтләр бюросы" башлыгы Елена Илькун милли чараларга күбрәк игътибар бирергә, Сабантуйны берничә көн үткәрергә һәм татар ашларын Казан үзәгендәге туклану урыннарында арттырырга чакырды.

Казан шәһәр Думасы депутатлары алдында Казан башкарма комитетында туризм үсеше өчен җаваплы комитет җитәкчесе Дарья Санникова чыгыш ясады. Аның әйтүенә караганда, Казанга 2015 елда 2,1 миллион турист килеп киткән, 2016 елда - 2,5 миллион булыр дип көтелә.

Бу өлкәнең иң зур казанышлары арасында ул Казан һәм Астана калалары арасында хезмәттәшлек итү хакында килешү, Лондонда киләсе атнада үтәчәк күргәзмәдә Казанның туристик мөмкинлекләрен тәкъдим итәргә җыенуларын атады.

Казан сәнәгать, медицина һәм дини йолалар туризмын үстермәкче

"Сабантуйга бүләкләр җыю чарасы үткән җәйнең зур вакыйгасы булды, ул казаннар тарафыннан бик уңай кабул ителде, анда 1 меңгә якын кеше катнашты һәм 40лап ширкәт бүләкләр бирде", дип сөйләде Санникова.

Ул шулай ук бүләк җыю чарасының ел саен үтәчәген хәбәр итте һәм аны Татар бистәсе белән генә чикләмәскә, бөтен шәһәргә җәелдерергә чакырды. Түрә сөйләгәнчә, башкалада узучы милли ашлар фестивале - "Тәмле Казан" киләсе җәйгә колачлырак үткәреләчәк икән, анда башка төбәкләрдән дә аш-су осталары килеп, Русия халыкларының милли ашларын күрсәтә алачак.

Санникова сүзләренчә, быел туристлар белән эшләүче 30 волонтер бушлай инглизчә өйрәтелгән, киләсе елга комитет ярдәме белән кунакханә һәм ресторан хезмәткәрләрен өйрәтечәкләр. Ул шулай ук медицина, сәнәгать, мәгариф һәм дини йолалар үтәү тармакларына караган яңа юнәлешләрдә турлар оештырырга кирәк, дип сөйләде.

Түрә чыгышында татар теле һәм татарга бәйле сүзләр Кабан күле һәм киләсе җәйдә ачылачак Казансу буйлап сәяхәтләр турында сөйләгәндә дә яңгырады. Көймәләрдә башкала турында мәгълүматларны инглизчә, урысча һәм татарча сөйләячәкләр икән.

"Туризм үсеше планлы рәвештә бара һәм Казан Русиядә генә түгел, дөнья күләмендә таныла бара" дип тәмамлады нотыгын Санникова.

"Ә нигә Сабантуйны берничә көн үткәрмәскә?"

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда туризм үстерү програмында миллилекне арттырырга тәкъдим итәләр

Санникова чыгышыннан соң депутатлар алдына 12 ел буе Казанга туристларны җәлеп итүче, "Казан сәяхәтләр бюросы" ширкәтләр төркеме башлыгы Елена Илькун чыкты.

Ул Казанга туристлары җәлеп итү эшен яхшырту тәкъдимнәрен ясады. Мәсәлән, кунакларны ел буе җәлеп итәрлек даими бәйрәмнәр, вакыйгалар, мәйданчыклар булуын телибез, диде ул.

Сабантуй бәйрәме кунакларны җәлеп итәр өчен бик яхшы сәбәп, әмма аның көнен алдан һич белеп булмый. Туристларны җәлеп итү, килешүләр төзү эшен без ярты ел алдан башлыйбыз, әгәр алдан белеп торсак, күбрәк кунак китереп булыр иде, дип сөйләде ул.

Алай гына түгел, Илькун Сабантуй бәйрәме нигезендә зур милли фестиваль үткәрергә, милли ашлар бәйрәме сыман аны берничә көнгә сузарга чакыра. "Меңнәрчә кеше катнашкан Казан Сабантуена без туристлар төркемен алып бара алмыйбыз, чөнки анда кеше бик күп, ыгы-зыгы. Шуңа кунаклар катнаша алырлык кечерәк чаралар булсын иде", диде ул.

Илькун туристларга тәкъдим ителә торган "Бик тәмле" дигән милли ашлар програмына нигезләнеп милли ашлар белән кызыксынучылар бик күп дип әйтә. Татар милли ашлары Казанда берничә ресторанда гына түгел, ә башкала кунакларын кабул итүче барлык кафе-ресторанарда булсын иде һәм алар өчпочмак белән шулпа кебек ике генә гади аштан тормасын, ди ул.

Илькун сүзләренчә, ул җитәкләгән туристик ширкәт ярдәмендә Казанга үткән елларда якынча 14 мең кеше килеп киткән. Аның әйтүенә караганда, килүчеләрнең артуына рубльнең кыйммәте төшүе шактый тәэсир иткән. Казанга күрше төбәкләрдән генә түгел, Ерак Көнчыгыштан да, Казакъстаннан да, ерак чит илләрдән дә күп киләләр.

Казан Думасы депутатлары барлык чыгышларны һәм депутатлар биргән сорауларны йомгаклап, Казанда туризмны үстерү юнәлешендә алып барган эшкә уңай бәя бирде. Шул ук вакытта алар җитешсезлекләргә игътибар бирергә, туристлар ягыннан ихтыяҗны өйрәнү алымнарын яхшыртырга һәм утырышта яңгыраган тәкъдимнәрне Казанның 2016-2018 елга туризмны үстерү програмында исәпкә алырга дигән карар кабул итте.