Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләре хөкүмәт бинасы янына килде

Хөкүмәт бинасы янына барыр алдыннан алар Пушкин урамындагы Тататрстан Сәүдә-сәнәгать пулаты бинасына җыелды. Биредә алар белән Икътисад министрлыгы, Эшмәкәрләргә ярдәм фонды, салым хезмәте хезмәткәрләре очрашты. Алар мөштәриләрнең сорауларына җавап бирә алмагач, кешеләр Ирек мәйданына юнәлде

Татфондбанк һәм Интехбанктагы хисапларыннан акчаларын ала алмаучы ачулы кешеләр Татарстан хөкүмәте бинасы янында

Башта аларны хөкүмәт бинасына кертергә теләмәделәр

4 марта 2017 года в Казани

Шулай да бераздан ризасызлык белдерүчеләрнең берничә вәкилен Татарстан премьер-министры, Татфондбанкның мөдирләр шурасы рәисе Илдар Халиков кабул итте, ультиматумны аңа тапшырдылар.

Җыелган халыкның бер өлеше шуннан соң өйләренә таралышты, ә бер өлеше ТАИФ бинасына Татфондбанкны санацияләргә әзерлек турындагы хатның күчермәсен карарга дип юнәлде. Үзәк Банк Татфондбанк белән Интехбанкның эшчәнлек лицензияләрен тартып алыр алдыннан Татарстан хөкүмәте ТАИФның Үзәк банкка шундый хат юллаганлыгын белдергән иде.

ТАИФ бинасы янында