Уфада Рудольф Нуриев истәлегенә чәчәкләр салдылар

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанның мәдәни җәмәгатьчелеге 17 мартта мәшһүр балет биючесе Рудольф Нуриев барельефына чәчәкләр китерде. Бүген аңа 79 яшь тулган булыр иде. Нуриев 1961 елда Европа гастролләре вакытында Париждан Советлар Берлегенә кире кайтудан баш тарта һәм бер атнадан Париж сәхнәсендә бии башлый. Ә бар дөньяга балет йолдызы буларак ул соңрак Лондонның патша балетында таныла. Нуриев 1993 елда Парижда вафат була һәм шунда җирләнә.