Татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итүгә Төньяк Кавказдан караш

Төньяк Кавказ халыклары вәкилләре арасында татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү тәкъдимен хуплаучылар һәм каршылар да бар.

8 апрель Казанда Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы корылтаенда катнашкан делегатлар татар телен Русиянең икенче дәүләт теле итүне хуплады. Бу хакта корылтай резолюциясенә язылган.

Русиядә икенче дәүләт теле барлыкка килүгә Төньяк Кавказда яшәүче халыкларның вәкилләре бер төрле генә карашта түгел. Кавказ.Реалии сәхифәсе бу мәсьәләгә карата белгечләр фикерен белеште.

Дагыстанда нугай телендә чыгучы "Шоьл тавысы" ("Дала тавышы") газеты баш мөхәррире Эльмира Кожаева татар теленең Русиядә икенче дәүләт теле булуына каршы. "Мин моңа каршы. Аннан соң башка халыклар да күтәрелеп чыгачак", ди Кожаева.

Кабарда-Балкарда күренекле филолог, карачай-балкар теле белгече Тамара Биттирова татар теле русиякүләм дәрәҗә алса, башка төрки телләр үсешенә дә этәргеч бирәчәк дигән карашта.

Татар теле үссә, безнең телгә юкка чыгу куркынычы кимиячәк

"Бу катлаулы мәсьәлә. Әлбәттә, безнең зыялылар моны "ура" дип күтәреп алачак. Татар теле андый дәрәҗәдә булса, безнең телгә юкка чыгу куркынычы кимиячәк. Әмма Русия сәясәтчеләре бу инициативаны хуплар дип уйламыйм. Икенче яктан, (татар теленең дәүләт теле дәрәҗәсе алуы – ред.) йөзләрчә төрки алынмалар булган рус телен дә үстерер һәм илдә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытыр иде", ди Биттирова.

Карачай-Чиркәс җәмәгать пулаты әгъзасы Азерт Караев Биттировага теләктәш.

"Русия халыклары телләрен тернәкләндерү һәм аларның үсеше өчен уңай булган һәр эшне хуплыйм мин. Миңа калса, бу яхшы идея һәм татар теле дә, шулай ук күпмилләтле Русиядәге башка телләр дә дәүләт күләмендә кулланылуга хокуклары бар", ди Караев.

Лезгиннар татар телен Русиядә дәүләт теле итүгә каршы

Лезгин җәмәгать эшлеклесе, "Дербент" җәмгыяви һәм мәдәни үсеш фонды җитәкчесе урынбасары Амиль Саркаров лезгин җәмәгатьчелеге татар телен Русиядә дәүләт теле итүгә каршы чыгачак дигән фикердә. Шулай да ул илдәге милләтләрне аз санлы асаба халыкларга бирелгән кебек билгеле бер дәрәҗәле итү ягында.

"Аз санлы асаба халыклар кебек үк Русиядәге башка халыкларны илкүләм байлык итеп барлау уңай булыр иде", ди Саркаров.

Краснодар краеның "Адыгэ хасэ" чиркәс мәдәни үзәге башлыгы урынбасары Аскер Сохт татар теленә андый дәрәҗә бирүгә объектив сәбәп юк дип әйтә. "Бу җитди әйбер түгел. Татар телендә сөйләшүчеләр Русиядәге 145 миллионның 5 миллионын тәшкил итә. (Соңгы җанисәпкә караганда, аннан да азрак, 4.28 млн - ред.) Аның куллану даирәсен арттыруга объектив сәбәпләр күрмим", ди Сохт.

Ингушетиянең җәмәгать эшлеклесе Магомед Муцольгов та татар теленә федераль дәрәҗәдә дәүләт статусын бирү турында кискен карашта.

Дәүләт дәрәҗәсендә фикерләгән кешеләр һәрвакыт үз шәхсиятен өстен куя

“Сорауның бу рәвешле куелышы белән килешмим. Хәтта берникадәр бу Русиядә яшәүче башка милләтләргә карата ихтирамсызлык билгесе дип саныйм. Әйе, Татарстанда бу мөһим, анда татар теленең дәүләт теле булуы кирәк һәм бу аклана. Әмма Русиянең башка милли төбәкләрендә башка вазгыять, анда башка телләр дә бар. Дәүләт дәрәҗәсендә фикерләгән кешеләр һәрвакыт үз шәхсиятен өстен куя", диде ул.

Кумык милләтеннән булган активист Шамил Магомедов исә бу тәкъдимгә Русиядәге федерализм мәсьәләсе яссылыгында карарга киңәш итә. Ул Татар телен Русиядә дәүләт дәрәҗәсенә күтәрү инициативасын хуплый.

Күптеллелек – күп мөмкинлек

“Беренчедән, Русия – федератив дәүләт. Тагын бер дәүләт теле барлыкка килүе федератив мөнәсәбәтләрнең бер билгесе буларак бәяләнер иде. Икенчедән, күптеллелек – күп мөмкинлек дигән сүз. Татар теле төрки дөньяга капкаларны ачарга мөмкинлек бирә. Кумыклар татар телнең дәрәҗәсенең күтәрелүенә уңай кабул итәр дип саныйм”, дип җаваплады ул.

Төньяк Кавказда телләр хокукый яктан якланмаган. Биредәге тел вазгыяте Татарстаннан бик нык аерыла.Татарстанда татар телендә белем бирү системга салынган, ә Төньяк Кавказда ана телләре фән буларак кына укытыла. Тагын шунысы бар: Татарстандагы милли хәрәкәт Мәскәү белән аралаша белә, бу тел мәсьәләсендә аеруча күренә. Татар милли хәрәкәте максатка ирешер өчен таләп итә белергә кирәклеген яхшы аңлый, дигән нәтиҗә ясый Кавказ.Реалии сәхифәсе.

* * *

"Татар теле – Русиядә дәүләт теле" дигән башлангыч белән 2009 елда "Үзебез" татар яшьләре хәрәкәте, Дөнья татар яшьләре форумы да чыккан иде. Имзалар җыю оештырылды. 100 мең имза җыелса, Русия Дәүләт думасына мөрәҗәгать итәчәкләрен белдергәннәр иде. Тиешле санда имза җыелмады, бу эш шул килеш калды.