Татарстан мөселманнары: корылтай узды, проблемнар калды

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан мөселманнары корылтаенда барысы да "партия" кушканча узды. Утыру урыннары да районлап бүленде. Район башлыклары үзләре алып килгән муллалар белән бер рәттә утырды.

Бүген Казанның "Корстон" үзәгендә Татарстан мөселманнары корылтае узды. Корылтай дүрт елга бер үтә. Анда Татарстан мөфтие сайлана. Быел мөфти булып Камил Сәмигуллин калачагы турында инде алдан ук билгеле иде, чөнки намзәт буларак башка кешеләрдән гаризалар бирүче булмады. Шуңа корылтайны зурлап, күп акчалар түгеп "Корстон"да уздыруга ихтяҗ бар иде микән?

Корылтай мизгелләре Азатлык фотогалереясендә.

Татарстан мөселманнары корылтае

Корылтайга меңгә якын кеше килде. Араларында район башлыклары да бар иде. Күрәсең, район мөхтәсибләренең кирәкле кешегә тавыш бирүен контрольдә тотарга килгәннәрдер.

Корылтайда катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның "Сезнең тарафтан Камил Сәмигуллинга ышаныч булса, без дә ярдәм итәрбез", дип имамнарга мөрәҗәгать итүе үк республика хакимиятенең Сәмигуллинны яклавын күрсәтте.

Камил Сәмигуллин үз чыгышында башкарган һәм башкарачак эшләргә тукталды.

Апрель башында Казанда узган Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин укулары вакытында мөфти бу хакта инде Азатлыкка да сөйләгән иде.

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан мөфтие 4 елда башкарган эшләрен бәяләде

Бүгенге корылтайдан соң узган матбугат очрашуында журналистлар Камил Сәмигуллинга мөфтиятнең "ябык оешмага" әйләнә баруына да зарланып алды.

Әйтергә кирәк, Азатлык радиосы хәбәрчесенә корылтайга аккредитация бирмәделәр. "Исемлек инде расланган", диделәр. Гәрчә, инде яшерерлек әйбер дә юк иде кебек. Мөфтинең беренче урынбасары итеп "Котдус" мәчете имамы Рөстәм Вәлиуллин, баш казый булып Җәлил хәзрәт Фазлыев сайланды. Кайбер имамнар каршы булса да, сайлау ачык тавыш белән узды.

Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев муллаларның эше күп булуын әйтте. Аларга каралган шартлар да мактанырлык түгел. Шул сәбәпле, авылларда эшләргә теләүче муллалар юк, диде. Әйтергә кирәк, элекке корылтайда да бу мәсьәлә күтәрелгән иде. Корылтайлар уза, проблемнар кала.