Песков Кремльнең Шартнамә турында үз карашын җиткерәчәген әйтте

Дмитрий Песков

Кремль Татарстан белән Мәскәү арасында вәкаләтләрне бүлешү килешүен озайту мәсьәләсенә үз карашын җиткерәчәк. Бу хакта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков белдерде.

"Әлеге мәсьәләгә карата позиция формалашачак, һәм ул тиешле рәвештә җиткереләчәк, без сезгә әйтербез", дигән Песков ТАССка.

Песков сүзләренчә, "якын атналарда Владимр Путинның Татарстан вәкилләре белән очрашуы көтелми".

Сишәмбе Дәүләт шурасы утырышында Путинга Шартнамәне озайту турында мөрәҗәгать кабул ителгән иде. 26 депутат имзалаган мөрәҗәгать бертавыштан кабул ителде.

26 июньдә Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында Шартнамә кабул ителүгә ун ел булды. Ун елга төзелгән килешүнең мөддәте 24 июльдә чыга.