"Конгресс татар халкының ихтыяҗларын бар дөньяга җиткерергә бурычлы"

Конгресс делегатлары

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае шактый тәртипсез үтү сәбәпле, анда чыгыш ясарга теләгән, алдан әзерләнеп килгән күп кенә делегат максатына ирешә алмады. Бүген сезгә җыенда яңгырамый калган чираттагы чыгышны тәкъдим итәбез – Кырымнан Диләвәр Осман чыгышы.

Һәрбер халык үзенең диаспорасы белән көчле. Татарлар өчен мондый хәл тагын да актуаль, чөнки төрле сәбәпләрдән татар халкының купчелеге Татарстаннан читтә яши. Ләкин тарихи сәбәпләрдән гасырлар буе мәҗбүри мөһаҗирлектә, чит җирләрдә яшәгән татарның киләчәге, алга барышы тик туган җире, Казан белән бәйле, аның өчен бу конгресста татарның урыннарда булган проблемнары хакында сөйләшү белән беррәттән, Татарстанның киләчәгенә бәйле мәсьәләләр хакында сөйләшүне өстенрәк куяр идем.

Шулай да, башта Кырым белән бәйле кайбер мәгълүматны китерү урынлы булыр иде. Кырымнан конгресста алты делегат катнашты. Алар Акмәчәт, Ялта, Акъяр, (Севастополь), Алушта, Керчь, Кизләүдә (Евпаториядә) хәрәкәт иткән татар үзәкләре вәкилләре. 2016 елда исә Кырымда җөмһүрият татар милли-мәдәни автономиясе барлыкка килде. Аның рәисе итеп бу конгресста катнашкан эшмәкәр Марат Баһаутдинов сайланды. Әлеге автономия конгресска кергән иң яшь автономияләрнең берсе һәм ул әле беренче адымнарын ясыйдыр. Кырымда якынча 10 мең Идел буе татары яши.

Конгресс татар халкының иҗтимагый оешмасы буларак, тавыш чыгарып татар халкының ихтыяҗларын бар дөньяга җиткерергә тиеш

Татар мохитен яшәткәннәр арасында Җәмил Хисаметдинов инде 18 елдан артык Акъярда айга бер тапкыр татар телендә радиотапшырулар алып бара, җирле үзәкне җитәкли. Ялтада Рәйсә Шәрипова җитәкләгән "Акчура" үзәге янында "Чишмә" татар ансамбле эшләп килә.

2014 елда Кырымда Татарстан вәкиллеге дә ачылды. Аңа Руслан Шаяхмәтов җитәкчелек итә. Кырымда татарның милли тормышына еллар буе өлеш керткәннәр арасында Татарстаннан җырчы Гөлзада Сафиуллина, эшмәкәр Ринат Абдуллин, сәнгәть белгече Филүсә Арслан кебек милләттәшләребезнең эшләрен әйтеп була. Соңгы өч елда Казанда үткән гыйльми конференцияләрдә, мәгариф, мәдәният өлкәсендә үткән чараларда кырымтатарлар да шактый актив катнаша башлады. Конгресс бу эшләрдән читтә булмады, яңа-яңа кешеләрне җәләп итеп торды.

Соңгы өч елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фатихасы белән Кырымда Ханнар сараена, "Кырым" кырымтатар фольклор ансамблена, Кырымтатар театрының тамашачылар залын төзекләндерүгә, "Йолдыз" әдәби журналына һәм башка проектларга матди ярдәмнәр күрсәтелде, ике елдан бирле президент булдырган програм нигезендә Кырымнан 50 яшь кеше Казанда белем ала. Моның өчен Татарстан халкына, президентка аеруча рәхмәт. Шулай итеп, буыннан буыннан күчкән тарихи кардәшлек багланышлары бүген дә дәвам итә һәм Татарстанның моңа мөмкинлеге булуы безне горурландыра.

Кырым-Казан арасында эләмтәләр ханлыклар, соңрак Мәрҗәниләр, Гаспралылар, Йосыф Акчуралар заманнарыннан килә.

Конгресс татар халкының мәнфәгатьләрен, халыкның киләчәген кайгыртып, Татарстан хакимияте төрле сәбәпләрдән кычкырып әйтә алмаган нәрсәләрне яңгыратып, халыкны бүген борчыган мәсьәләләрдә сүзен әйтергә бурычлы

Идел буе, Русия татарлары белән тыгыз элемтәдә булган Исмагыйль Гаспринскийның “Милләтеңә ярдәм итәргә теләсәң – кулыңнан килгәнне эшлә” дигән сүзләре бар. Гаспринскийның бу сүзләре бүген дә актуальлеген югалтмагандыр. Бу корылтайга килгән делегатлар милләткә нәрсә эшли ала? Дөньяда барган процессларны күзәткәндә һәрбер халык, ил, башта үзенең мәнфәгатьләрен якларга, уртак максатка омтылганын күребез. Аның өчен нәрсә эшләргә тиеш дигән сорауга шуны әйтер идем: конгресс татар халкының мәнфәгатьләрен, халыкның киләчәген кайгыртып, Татарстан хакимияте төрле сәбәпләрдән кычкырып әйтә алмаган нәрсәләрне яңгыратып, халыкны бүген борчыган мәсьәләләрдә сүзен әйтергә бурычлы. Конгресска татар халкы стратегиянең төп нокталарын билгеләргә кирәктер.

Федераль үзәк Татарстандагы вазгыятьне күзәтеп бара. 2017 елда Татарстанда берничә банкның банкрот булуы очраклы түгелдер. Бу хәлләр Рөстәм Миңнехановның Мәскәүне тәнкыйтькә тотуын, аерым алганда республикадан салымнарны күп ала башлавы турындагы сүзләрдән соң килеп чыгуы очраклыкмы? Бу Татарстан җитәкчелеге өчен "тавыш чыгармагыз" дигәнрәк бер сигнал булды. Илнең бюджеты какшап барганда Мәскәү Татарстан кулында булган, республикага валюта китереп торган "Татнефть", "Казаньоргсинтез", "Нижнекамскнефтехим" һәм башка шундый эре монополистларны республикадан үзенә тартып алу гамәлләрен бервакытта да туктатмады. Банк тармагына һөҗүм Татарстанны бер яктан урынына утырту, икенче яктан җирле элитаны куркыту кебек тоела.

Мондый шартларда Татарстан җитәкчелеге шартнәмәне озайту тарафында торса да моны, билгеле сәбәпләрдән, кистереп әйтә алмый. Аның өчен Татар иҗтимагый үзәге, Халыклар дуслыгы йорты җыены шартнәмәне озайту кирәк дигән мөрәҗәгатьләр кабул иткән булдылар. Мәскәү моны даими күзәтә, ягъни Татарстанда республика тәләпләрен яклый алырлык көч бармы–юкмы дигән мәсьәләне күз уңында тота. Мондый вазгыятьтә конгресс татар халкының иҗтимагый оешмасы буларак, тавыш чыгарып татар халкының ихтыяҗларын бар дөньяга җиткерергә тиеш. Кырымтатарлар хәзер авыр вазгыятьтә булсалар да, шулай эшли һәм дөнья аларны ишетә.

Татарстан үз-үзен яклый алырлыкмы, аның халкы белән исәпләшәләрме-юкмы дигән сорау торганда, шартнамәнең озайтылу-озайтылмавы бер сынау булачак

Бүгенге көндә шартнамә хакында күп әйтелә. Узган елларда шартнамә купме файдалы булды, ул ни дәрәҗәдә үтәлде – моны белгечләр әйтер, Ләкин бүген Татарстан үз-үзен яклый алырлыкмы, аның халкы белән исәпләшәләрме-юкмы дигән сорау торганда, шартнамәнең озайтылу-озайтылмавы бер сынау булачак. Моның белән президент атамасы, татар телендә укыту, салымнар һәм башка мәсьәләләрне хәл итү бәйле булачактыр. Конгресс делегатлары бу мәсьләдә үз сүзен әйтергә әзер дип өметләнәм. Әгәр дә Татарстан үзен яклый алмаса аны нәрсә көтә? Моны чагыштырмача Кырымда кырымтатар теленең мисалында да күрергә мөмкин.

Рәсми булмаган саннарга караганда, Кырымда яшәгән 270-300 меңгә якын кырымтатар Кырымдагы халкының 13-15% тәшкил итә, ә Кырымдагы 561 мәктәптә укыган 187 мең укучының кимендә 30-35 меңе – кырымтатар укучылары. Бу барлык укучыларның 20-25% дигән сүз.

Кырым магариф министрлыгы китергән саннарга күрә, Кырымда 2015-2016 уку елында урыс телендә 177183 (96,9%), кырымтатар телендә тик 4835 (2,6%) укучы укыган. Шулай итеп, калган 25-30 меңгә якын кырымтатар укучылары рустелле мәктәпләрдә укырга мәҗбүр.

Хәтта бу саннарга күрә дә Кырымдагы 561 мәктәпнең кимендә 80-100е кырымтатар мәктәбе булырга тиештер. Чынбарлыкта исә Кырымда 90нче елларда ачылган тик 16 кырымтатар милли мәктәбе бар. Бу бик зур диспропорция. 2015 елда кырымтатар укучыларына рус теленнән кырымтатар теленә бюджет хисабына тәрҗәмә ителгән стандарт дәрәсләкләрдә бары тик бер яклы рус тарихы, мәдәнияте, хәтта дини эчтәлекле җырлар куелып, бернинди кырымтатар милли компоненты булмаган китаплар тәкъдим ителде.

Мондый вазгыять кырымтатар балаларын урыслаштыруга, кырымтатарларны ассимиляциягә алып бара. Соңгы биш елда кырымтатар гаиләләрендә якынча 24-25 мең бала туды, бу елына 4-5 мең бала туа дигән сүз. Үлүчеләр белән чагыштырганда туучылар саны ике тапкыр югарырак, ләкин Кырымда булган хәзерге шартларда бу балаларны нәрсә көтә дигән сорау ачык кала.

Теле барның – иле бар диләр. Татарстанда чын мәгънәдә татар иле булачагына ышанасы килә. Моны теләүчәләр дә тәләмәүчәләр дә, пәрдә артында утырып курчак уйнатканнар да һәрвакыт булды һәм булачактыр, ләкин татар халкын әлеге изге максатыннан бу көнгәчә беркем мәхрүм итә алмады һәм итә алмаячактыр.

Бу Корылтай нәтиҗәсендә кабул ителәчәк карарлар татар халкын тагын да көчле, бердәм булырга ярдәм итсен! Бу Татарстанның да , Кырымның да файдасына гына булачактыр.

Диләвәр Осман
Кырым