Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 06:54

Конгресста яңгырамаган чыгыш: Австралиядән Рөстәм Садри


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Рөстәм Садрига Рәхмәт хаты тапшыра, 2011

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае шактый тәртипсез үтүе сәбәпле, анда чыгыш ясарга теләгән, алдан әзерләнеп килгән күп кенә делегат максатына ирешә алмады. Утырышны алып баручы Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның "Мин ерактан килдем бит!" дип үтенгән бер вәкилгә "Җәһәннәмнән килсәгез дә сүз бирмим!" дип дорфа кылануы да булды. Ул кеше - Австралия татарларының күренекле вәкиле Рөстәм Садри иде. Азатлык Рөстәм әфәндегә үз чыгышын халыкка сәхифәбез аша бәян итү мөмкинлеген бирде.

Без Австралиядә бик азсанлы татар җәмгыяте булып яшәсәк тә, ата-бабаларыбыз җире булган Татарстанны якын күрәбез, Ватаныбыз дип хис итәбез, Татарстанның мөстәкыйль, ирекле яшәвен чын күңелдән һәрвакыт теләп киләбез.

Бөтендөнья татар конгрессының 25 елдан бирле, бигрәк тә Ринат Закировның җитәкчелегендә нәтиҗәле алып барган хезмәтләре барчабызны да өметләндереп килә.

Без - чит илләрдә яшәүче татарларга - Ватаныбыз Татарстанда татар теленең, татар мәдәниятенең сакланып килүе һәм яшәве бигрәк тә мөһим

Без - чит илләрдә яшәүче, чит телләрдә укып, чит телләрдә сөйләшеп үскән татарларга -Ватаныбыз Татарстанда татар теленең, татар мәдәниятенең сакланып килүе һәм яшәве бигрәк тә мөһим.

Мин шуны да әйтеп китим, мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗани кебек татар рухани галимнәребезнең җәдитче исламын коммунист фәлсәфәсе вә режимы юкка чыгарырга тырышса да, аның Татарстанда саклануы вә яшәве, татарларга гына түгел бөтен дөнья мөселманнары өчен дә бик зур үрнәк булып килә, вә бик зур әһәмияткә иядер.

Киләчәктә дә дөньядагы төрле бүлгенчелек хәрәкәтләреннән, ислам диненә каршы кылган хорафатлыклардан саклану өчен татар иленең дини мәдәнияте һәм җәдитчеләр фәлсәфәсенә нигезләнгән ислам дине бик нык бер-берсенә бәйләнгән килеш алып барылырга тиеш.

Татарстанның мәдәнияте, дине булсын - илебезнең мөстәкыйль (автономияле) республика булып танылып, татар телен, милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, заманча ислам динен саклап килүе бөтен дөньяда яшәүче татарларга гына түгел, бөтен дөньядагы ислам диненә инанучыларга да мөһим бер үрнәк.

Мин шуны да искәртеп үтим – 1992 елда мин әтием Садри һәм мәрхүм әнием Ләйлә Садринең үтенече белән Русиянең беренче президенты Борис Ельцинга Австралия татарлары җәмгыяте исеменнән Татарстанга Русия кануннарына нигезләнеп тулы милли мәдәни, тел мөстәкыйльлеге (суверенитеты) бирелсен дип мөрәҗәгать иткән идем.

Шул вакытларда Борис Ельцинның татарларга: "Берите столько суверенитета, сколько хотите" дип әйткәне истә. Димәк, Борис Ельцин билгеләгән, аның мирасын алган Владимир Путин да Татарстанның Русия эшендәге суверенитетын нык итеп кануни рәвештә алкышлап дәвам итәр дип өмет итәбез.

Без - бар дөньяда яшәүче татарлар, Татарстанда 1552 елдан бирле гасырлар буе алып барылган русификация (ассимиляция) сәясәтенең туктатылуына өмет итәбез

Татар теленең, татар әдәбиятының, татар телендәге укыту йортларының дәвамлануы вә тагын да күбәюенә өмет итәбез. Без - бар дөньяда яшәүче татарлар, Татарстанда 1552 елдан бирле гасырлар буе алып барылган русификация (ассимиляция) сәясәтенең туктатылуына өмет итәбез. Владимир Путинның гаҗәпләнеп Минин, Кутузов кебек чукынган татарларның Русияне саклап калучылар икәнен ачыклавы да өметле бер күренеш.

Безнең Садрилар гаиләсе - Кытайданы чыгу визасы алып Австралиягә күчеп килгән беренче татар гаиләсе. Бу хәл 1976 елның 11 февралендә булды. Кытайдан чыгып китү 19 ел көтү һәм виза алу өчен күп тырышлык кую нәтиҗәсендә генә мөмкин булды, чөнки Кытай хөкүмәте Австралиягә китү визасын Көнчыгыш Төркестаннан (Синҗаннан) урысларга гына биреп, татар, уйгыр, үзбәк вә бүтән ислам динендә булганнарга моны 1976 елга кадәр тыйган иде.

Әле Аделаида университетында укыганда ук мин Көньяк Австралия татар җәмгыяте низамнамәсен язып, аны 1978 елда Австралия хөкүмәтендә раслаттым. Мәхәллә эшләреннән тыш Кытайда калган татарларның хокукларын яклау эшен дә алып бардык - шул вакытта Австралия тышкы эшләр министры булган Andrew Peacock-ка мөрәҗәгать итеп, Кытай илендә тоткын булып калган Наил Габитов, Ташмөхәммәт Умаров, Тәүфыйкъ Чанышев, Сөенгел Вәлиев гаиләләренә Австралиягә килү мөмкинлеген булдыруны үтендем.

1976 елдан башлап сеңлем Наилә Садри белән белән бу хакта дистәләгән мөрәҗәгатьләр, мәкаләләр язып, Австралия һәм Кытай хөкүмәтләренә юллап тордык, татар, уйгыр вә үзбәк мөһаҗирләренең Австралиягә килүенә юл ачтык.

1995 елны Татарстан хөкүмәтенең 82 кешелек делегациясен Көньяк Австралиядә каршы алып, биш көн аларны Көньяк Австралия министрлары белән очраштырып, кунак итеп, озатып йөргән идем. Соңрак Татарстанның Австралиядәге вәкиле булып эшләдем. 2011 елда Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов та безгә килеп, Аделаида каласында Көньяк Австралия министрлары белән күрешеп, ике көн кунак булып китте.

Аның ярдәмендә Көньяк Австралия татарлары үз телен, динен онытмасын дип Татарстаннан татар имамын Аделаидага чакырта алды.

Без мәрхүм әнием Ләйлә Садри исемендәге татар мәдәнияте үзәген оештырдык. Ул 2013 елда эшли башлады, аны Көньяк Австралия хөкүмәте министры Jack Shelling ачып җибәрде. Хәзер шул бинада татар мәчете дә эшли һәм андагы җомга намазларында вәгазьләр татарча сөйләнә.

Австралиянең Тасмания утравындагы Һобарт каласында соңгы елларда төзелгән Ләйлә Садри урамы, Сәгыйть Садри урамы бар. Кайда торсалар да, теләгән татарлар бу урамнарда үзләренә йортлар сатып ала ала.

Шулай итеп, безнең кайчандыр Австралиягә килеп урнашуыбыз уңышлы гына дәвам итә дияргә була.

Рөстәм Садри
Австралия

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG