Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия татар хәрәкәте ветераны Рөстәм Садри сенатка дәгъва итә


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Көньяк Австралия татар берләшмәсе президенты Рөстәм Садрига рәхмәт хатын тапшыра. 2001 ел
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Көньяк Австралия татар берләшмәсе президенты Рөстәм Садрига рәхмәт хатын тапшыра. 2001 ел

2 июль көнне Австралия сенатына сайлау үтә. Андагы урыннарның берсенә Либераль демократик фиркадән намзәт буларак билгеле татар мөһаҗире, Көньяк Австралия татар милли хәрәкәте ветераны, эшмәкәр Рөстәм Садри да дәгъва итә.

Facebook челтәрендә Рөстәм Садриның намзәтлек бите эшләп килә. Анда эленеп торган тәрҗемәи хәлендә илгә Кытайдан коммунист режимнан качып иммигрант булып килүе, корылышта эшли башлавы, соңыннан Австралиядә югары белем алуы, берара Европага китеп Азатлык радиосында эшләп алуы һәм соңыннан Австралиягә кайтып бизнеска керешүе турында тәфсиләп язылган иде.

Уңышка ирешкән иммигрант буларак Рөстәм Садри илгә үзгәрешләр алып килергә һәм үзенең сайлаучыларын аның өчен тавыш бирергә чакырган.

Анын үткән юлы кыскача Либераль демократик фирканең интернет сәхифәсендә дә бар.

Рөстәм Садри намзәтләр арасында
Рөстәм Садри намзәтләр арасында

Рөстәм Садри әлеге партия Австралия парламентының югары пулатына тәкъдим иткән намзәтләр арасында күрсәтелгән. Көньяк Австралиядән парламентта бирелә торган 12 урынга барлыгы 54 намзәт өмет итә. Рөстәм Садри бу сайлауларда нинди уй-фикерләр белән катнашу турында Азатлыкка сайлау көнненән соң гына сөйләргә вәгъдә итте.

Австралия мәгълүмат чаралары аны күчемсез милек өлкәсендә миллионарча доллар әйләнешле бизнеслар хуҗасы дип кенә сурәтли. Бу арада Австралия медиасы аның очучы лицензиясе булмый торып 2014 елда илнең бер өлешеннән икенчесенә очуы турындагы тарихны актарып чыгарды.

Рөстәм Садри татар укучысына башка яктан таныш. Australiantatars.com сайтында язылганча, Австралия татар мәхәлләсендә Садрилар, Вәлиевләр, Маски һәм Чанышевлар гаиләләре иң зур һәм куәтлеләре санала. Хәзерге татарларның әтиләре, яки бабалары Манчжурия, Көнчыгыш Төркестан, Польша, Япония һәм башка илләрдән килгән булган.

Рөстәм Садри - Австралиядә татарлыкны саклап калуга зур өлеш керткән, йөзләрчә татар гаиләсенә Кытайдан күченеп китәргә ярдәм иткән, Көньяк Австралия татар ассоциациясен төзегән атаклы Ләйлә һәм Сәгыйть Садриларның улы.

Рөстәм Садри әнисе-әтисенең милли тәрбиясен сеңдереп үскән кеше һәм татарларны таныту, милли мохитне саклау эшен дәвам иттерә. Аның даими рәвештә милли чараларга иганә ярдәмен күрсәтүе турында билгеле. Мәсәлән, 90нчы елларда ул үз акчасына бер төркем Австралиядәге татар яшьләрен Казанга татар телен өйрәтергә җибәргән булган, 2008 елда Казаннан килгән "Казан" ансамбленең Сидней, Аделаида һәм Мельбурнда концертларын куюга акчалата ярдәм күрсәткән.

Рөстәм Садри Көньяк Австралия татар оешмасының шәрәфле президенты буларак 2011 елда Татарстан президентының Австралиягә сәфәре вакытында Рөстәм Миңнеханов кулыннан рәхмәт хаты алды.

Әнисе Ләйлә Садри вафатыннан соң ул Милләтләр йорты урнашкан бинаны татар мәхәлләсенә файдалануга тапшырды.

Рөстәм Садри татарчасын онытмый, Азатлыкка җавабын да туган телдә бирде. Элегрәк ул Азатлыкка "Өйдә татарча гына сөйләшү канун кебек куелган иде" дип сөйләгән иде.

Аделаидадагы татар-башкорт оешмасы сәркатибе Диләрә Вәлиева әйтүенчә, Австралия татарлары тарихында моңарчы депутатлыкка чыккан, парламентларга, сенатка сайланган һәм хакимият эшләрендә югары урыннарда вазифа биләгән кеше әле булмаган.

XS
SM
MD
LG