Түбән Вартаның бер мәктәбендә татар теле факультатив рәвештә укытылачак

Васил Шәйхразиев һәм Эдмонд Игошин (уңнан өченче)

Милли Шура рәисе, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев Түбән Вартада шәһәрнең мәгариф департаменты җитәкчесе Эдмонд Игошин белән бер мәктәптә татар телен факультатив буларак укыту турында килеште.

Түбән Вартаның 11нче санлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты факультатив буларак укыталчак. Бу хакта Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Түбән Варта мәгариф департаменты җитәкчесе Эдмонд Игошин белән сөйләште.

Моннан тыш, Шәйхразиев Ханты-Манси автоном бүлгесенә эш сәфәре кысаларында Түбән Вартада мәчет төзелешенең барышы белән танышты. Төзелеш 2001 елда ук башланган. Акча җитмәү сәбәпле, төзелеш акрын бара. Шулай да 2018 елда мәчет эшли башлар дип фаразлыйлар.

Түбән Варта - Ханты-Манси автоном бүлгесендә татарлар яшәгән иң зур шәһәрләрнең берсе. Татарлар анда, урыслардан кала икенче урында тора һәм халыкның тугыз процентын тәшкил итә.

Күптән түгел Курган өлкәсендә узган татар мәгарифе көннәрендә Татарстан фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттахов татар теле укытылмаган мәктәпләрдә ана телен укыту тәкъдиме белән чыккан иде. Укытучылар һәм дәреслекләр, методик кулланмалар белән тәэмин итүне Татарстан үз өстенә алачак дип белдерде министр.

Татарстанның үзендә дә татар телен һәм әдәбиятын мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе ачык кала. Татарстан Дәүләт шурасының 8 ноябрь узган утырышында Фәттахов Русия мәгариф министры Ольга Васильева белән күрешүен һәм татар телен укыту мәсьәләсендә компромисс карарга килүләрен, Васильевадан бу турыда рәсми хат көтүен белдергән иде. Әмма андый хат турында хәбәр әле дә юк.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.