Казанда музейлар төзекләндерелә, экспозициягә акча кирәк

Тукай музее

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу ялда Казандагы кайбер музейларның төзелеш эшләре белән танышачак. Сәнгать музеена барачагы әйтелсә, Тукай, Камал, Сәйдәш музейларына бармаячагы әйтелде.

Татарстан президенты Казанда мәдәни мирас объектларында алып барылган төзелеш эшләре белән танышу максатыннан якшәмбе чираттагы йөрешенә чыга. Бу юлы аның сәфәре төзекләндерелеп килгән Сәнгать музеена булачак.

Милли музей мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренчә, зур төзелеш эшләре барган Сәнгать музеена күрше биналарның да кайберләре өстәләчәк һәм президент мөгаен андагы эшләр белән якыннан танышачак.

Гөлчәчәк Нәҗипова

Миңнеханов башка тарихи биналарда барган эшчәнлек белән дә танышачак, әмма төгәл кайсылары булыр, әйтә алмыйм диде ул.

Нәҗипова Миңнехановның төзекләндерелеп килгән Тукай, Сәйдәш, Камал музейларына барып тормаячагын, андагы эшләр белән президентның бер ай чамасы элек кенә танышуын да әйтте.

Миңеханов башта Җәлил, Җиһанов музейларын да карар дип көткәннәр иде, ләкин ахырда бу музейларга килмәячәге әйтелде ди Нәҗипова.

Милли музей мөдире Миңнехановка мондый сәфәрләрдә барлык музейларны да күрсәтсәң яхшы булыр иде ди.

"Кайбер җитәкчеләр Милли музейга бик еш килә, шулар арасыннан Казан башлыгы Илсур Метшинны әйтер идем. Ул кайчак безгә әйтеп тә тормый киләсен, без белеп өлгергәнче килеп карап чыккан була инде, анда кызыксыну бар" ди Гөлчәчәк Нәҗипова.

Шәриф Камал музее

Островский урамында урнашкан Шәриф Камал музеенда да төзекләндерү эшләре бара. Тышкы ремонт эшләре тәмамланган дисәң дә була, әмма эчке өлешендә башкарыласы эшләр хәйран күренә. Каравылчы сүзенә караганда, эчке эшләренең кайчан бетәчәген алар үзләре дә төгәл белми.

Иске Татар бистәсендәге "Шамил йорты"нда урнашкан Габдулла Тукай музеенда алып барылган төзекләндерү эшләре исә бу ай ахырында тәмамланыр дип көтелә. 28 ноябрь журналистларга мондагы эшчәнлекне күрсәткән музей мөдире Гүзәл Төхвәтова 2016 елда музей бинасын ныгыту һәм төзекләндерүгә әзерлек эшләре алып барылуын, быел исә эчке һәм тышкы эшләрнең башкарылуын җиткерде.

Your browser doesn’t support HTML5

Музей мөдире: "Тукай музее экспозициясенә акча юк"

Төхвәтова музей бинасының ничә сумга төзекләндерелүеннән хәбәрдар булмавын, ләкин төзекләндерелгәннән соң әле музеефикация эшләренә 15-29 миллион сум кирәк булуын да белдерде.

Без төрле оешмаларга, шәхесләргә акча сорап мөрәҗәгать иттек. Тик әлегә экспозиция өчен бүгенгә бер тиен дә акчабыз юк диде ул.

Төхвәтова сүзләренчә, төзекләндерелгән Тукай музеенда "Тукай үзәге", балалар өчен махсус бүлмә эшли башлаячак һәм шулай ук атаклы рәссамнарның Тукай иҗатына багышлап ясаган картиналары аерым бүлмәдә тамашачыларга тәкъдим ителәчәк.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.