Finnair ширкәте Казанга очышларын яңарта

Казан һава аланында Finnair очкычы

Finnair һава ширкәте 2 апрельдән Казанга очышларын яңарта. Һелсинки–Казан–Һелсинки очышлары атнасына өч тапкыр башкарылачак.

Казан һава аланының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2 апрельдән очышлар дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә Һелсинкидан Казанга һәм сишәмбе, атнакич, шимбә көннәрендә Казаннан Һелсинкига атнасына өч тапкыр башкарылачак.

Finnair ширкәте Казанга очышларын 2014 елның августында башлаган иде. 2015 елның февралендә кризис шартларында юлчылар саны кимү сәбәпле очышлар туктатылып торды. Аннан соң очышлар тагын яңарды, соңгы ике елда да кышкы вакытта рейслар башкарылмый тора.